Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстан укытучылары торак арендасына 180 мең сумга кадәр акча ала алачак

Белгечләр фикеренчә, бу чара кадрлар кытлыгы проблемасын тулысынча хәл итмәячәк.

Республикада педагогларга ярдәм итүнең яңа механизмы расланды – аларга торакны арендага алу чыгымнарының бер өлеше компенсацияләнәчәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Торакка компенсация дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә эшләүче, үзләре эшләгән районда үз фатиры яки йортлары булмаган педагоглары өчен каралган. 
 
Торак арендасы өчен компенсация суммасы елына 180 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Акчаны конкурс нигезендә бүлеп бирәчәкләр. Ел саен 350дән артык кеше ярдәм алачак.

Экспертлар даирәсендә билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта мәгарифтә кадрлар проблемасы хезмәт хакы белән генә түгел, көнкүреш шартлары белән дә бәйле. Кайбер районнарда торак арендасы укытучы кеременең яртысын тәшкил итәргә мөмкин. Бигрәк тә муниципаль торак булмаган районнарга белгечләрне җәлеп итү авыр.

Экспертлар фикеренчә, бу чара проблеманы тулысынча хәл итә алмаячак, чөнки елына 350 кеше бөтен кадрлар кытлыгын каплар өчен бик аз. Әмма ярдәм педагогларны, бигрәк тә яшьләрне эштә калдыру өчн нәтиҗәле ысул була ала. Әгәр кешенең тотрыклылыгы бар һәм төп проблемалары хәл ителгән икән, ул күбрәк эшкә юнәлгән һәм һөнәрдән китү турында сирәгрәк уйлана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев