Татарстан мәҗбүри йомгаклау аттестациясен тапшыру буенча сынау проектына кушылачак
2026 елда чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле һәм математика тапшырып, аттестат ала һәм кайбер белгечлекләргә керә алачак.
Быел Татарстан тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнарны гадиләштерү буенча экспериментта катнашучы сынау төбәкләренең берсе булачак. Дүрт мәҗбүри фән урынына тугызынчы класс укучылары бары тик рус теле һәм математика гына тапшырып, аттестат ала һәм көллияткә яки техникумга керә алачак. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.
Экспериментта катнашу өчен 51 урта һөнәри белем бирү учреждениесе, нигездә техникумнар һәм көллиятләр сайлап алынган. Алар арасында Казан төзелеш көллияте, Казан автотранспорт техникумы, Арча агросәнәгать көллияте, Буа ветеринария техникумы һәм республика районнарындагы башка күп кенә уку йортлары бар. Алар яңа кагыйдәләр буенча 4,9 меңнән артык студент кабул итәр дип көтелә.
ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов аңлатканча, ике имтихан буенча укырга керү мөмкинлеге аеруча кирәкле һөнәрләргә генә биреләчәк. Белгечлекләр исемлеге республика икътисадында кадрлар кытлыгын исәпкә алып формалаштырылган. Аңа, мәсәлән, авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү, электромонтаж, аш пешерү эше, ветеринария, график дизайн, ТКХ инженерлык челтәрләрен ремонтлау һәм авиация техникасын җыю кергән.
Шунысын билгеләп үтү мөһим, тәҗрибә гадәти имтиханнарны гамәлдән чыгармый. Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы дүрт имтиханны да тапшырса, ул, элеккечә, унынчы сыйныфка барырга яки урта һөнәри белем бирүче уку йортларына теләсә кайсы белгечлеккә укырга керә алачак. Яңа вариант эшче һөнәрен билгеләгән һәм укуны тизрәк башларга теләүчеләргә сайлау мөмкинлеге бирә.
Узган елда мондый эксперимент Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Липецк өлкәсендә генә уздырылган иде. Татарстанның катнашуы «Профессионалитет» федераль проектының максатларына туры килә, ул төбәкләр өчен иртә һөнәри юнәлеш бирүгә һәм квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. Көллиятләрнең һәм белгечлекләрнең исемлеге өстәмә норматив документлар белән расланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев