Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Спас районы педагоглары Беренче Республикакүләм Вәгыйзов укуларында катнашты

Чара Укытучы һәм остаз елы кысаларында Арча педагогия көллиятендә узды.

Республикада әле беренче тапкыр гына уздырылган Вәгыйзов укуларының максаты – 50 елдан бирле балаларга белем бирүдә кулланылган “Әлифба” авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың иҗади мирасын барлау һәм үстерү, алар мисалында милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен түкми-чәчми яшь буынга җиткерү.

Арчага илебезнең төрле төбәкләреннән мөгаллимнәр, югары уку йортларының танылган галимнәре, җитәкчеләр, остазлар, методистлар, башлангыч класс укытучылары, тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсендә күп еллар дәвамында армый-талмый хезмәт куйган ветераннар җыелган иде.  Килгән кунакларны Арча педагогия көллияте фойесында оештырылган гаҗәеп матур, бай эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштырдылар. Мондагы һәр экспонатның үз тарихы бар, кайсын гына алсаң да, алар бик кадерле, тирән мәгънәгә ия. “Әлифба” музее да килгән кунакларда зур тәэсирләр калдырды. Мондый музей бүтән беркайда да юк. Арчадагысы – бердәнбер. 

«Беренче Вәгыйзов укулары»ның төп өлеше башланып китәр алдыннан Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың хезмәт юлын чагылдырган документаль фильм күрсәттеләр. Аннары чарада катнашучыларны мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, башка рәсми затлар сәламләде. Мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән педагог-остазларны зурладылар, изге теләкләр теләп бүләкләр тапшырдылар. Алар хөрмәтенә матур җырлар яңгырады.

«Беренче Вәгыйзов укулары» фәнни-гамәли конференциясенең икенче өлеше көллият аудиторияләрендә узды. Секция эшендә Спас районы педагоглары – Галия Гарәпова (Никольск мәктәбе), Гөлсирин Хәйдарова, Эльвира Әхмәтҗанова (Болгардагы 1 мәктәп), Гөлназ Фәйзиева (Иске Рәҗәп мәктәбе), Резедә Миндубаева (район мәгариф бүлеге методисты) катнашты. Аларга алдан ук чакыру җибәргәннәр.

Күп еллардан бирле Никольск мәктәбендә туган тел (татар теле) дәресләрен алып баручы Галия Нәкыйф кызы «Татар «Әлифбасы» – милли мәгариф күрсәткече» дигән темага чыгыш ясады. Педагог туплаган бай тәҗрибәсе белән уртаклашты, балаларга белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында куллана торган алымнар белән таныштырып үтте, төрле мисаллар китерде. Әлбәттә инде, борчыган кайбер проблемаларны да атап үтте.

– Сүз дә юк, баштарак беркадәр дулкынлану хисләре дә кичердем, – дип сөйли Галия Гарәпова. – Ни өчен дигәндә, конференция эшендә танылган галимнәр, тел белгечләре, исемнәре яхшы билгеле булган педагоглар катнашты бит. Шөкер, чыгышымны тиешенчә бәяләделәр. Беләсезме, Арчадан мин горурланып кайттым! Биредә күпме буын татар балаларының беренче китабы булган Әлифбага һәйкәл куелачак! Бу инде төрле кыенлыклар кичереп тә, үзләрендә халыкка хезмәт итәргә көч тапкан Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовның тырышлыгын да бәяләү дигән сүз. Шушы ике фидакарь затның балалар өчен иң яхшы, җайлы, балалар күңелен җәлеп итә алырлык китап булдыра алуларына сокланмый мөмкин түгел. Мәктәптә Әлифба китабын тәүге тапкыр кулына тоткан елларны һәр кеше дә сагынып искә ала...

«Беренче Вәгыйзов укулары»нда чыгыш ясаган мәгариф министры Илсур Һадиуллин һәм Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың «Әлифба»сын балаларга сулыш өрүче изге китап, дип атадылар.

Фәнни-гамәли конференция тәмамлангач та әле көллият аудиторияләрендә зур җанлылык сизелеп торды. Килгән кунакларның тиз генә таралышасы да килмәде бугай. Сөйләштеләр, киңәштеләр алар, рәхәтләнеп тәҗрибә уртаклаштылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев