Спас районы мәктәпләрендә Белем көнен билгеләп үттеләр
Беренче шәһәр мәктәбенә быел 51 беренче класс укучысы килде
Спас районы мәктәпләрендә Белем көнен билгеләп үттеләр. Беренче шәһәр мәктәбенә быел 51 беренче класс укучысы килде.
Дулкынланган укытучылардан, ата-аналардан һәм балалардан тыш, бәйрәмдә мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ольга Карпеченкова һәм башкалар катнашты. Укучыларны һәм кунакларны мәктәп директоры Евгений Марянин сәламләде.
– Сезне бу искиткеч бәйрәм, яңа уку елы башлану белән котларга рөхсәт итегез. Бүген беренче класс укучылары өчен аерым котлау сүзләре яңгыраячак. Без сезне үзебезнең мәктәптә күрергә бик шатбыз. Безнең тату мәктәп коллективына бик тиз кушылып китәчәгегезгә иманым камил. Кыенлыклар булса, без сезгә ярдәм итәрбез. Булачак чыгарылыш класс укучыларына берничә сүз әйтәсе килә. Алда сезне катлаулы ел көтә, дәүләт имтиханнарын тапшырырга кирәк булачак. Уңышлар сезгә, бар да әйбәт булсын! Ә җыелганнарның барысына да тынычлык, игелек, бәхет, яңа уку елында уңышлар телим, - диде Евгений Александрович.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин Татарстанда белем бирү сыйфатын яхшырту өчен күп эш башкарылуын аерым билгеләп үтте. Быел Спас районының мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын ремонтлау өчен республика бюджетыннан 38 миллион сум акча бирелгән. Моннан тыш, муниципаль бюджеттан 25 миллион акча бүлеп бирелгән. Җәйге чорда 15 мәктәп һәм 12 балалар бакчасы ремонтланган. Барлык балалар бакчалары һәм мәктәпләр яңа уку елына әзер. Быел беренче мәктәп федераль бюджеттан өч яңа интерактив такта һәм укытучылар өчен 35 яңа ноутбук алды.
– Кадерле балалар, сезгә бәхет елмайды, сез хәзер беренче мәктәптә укыячаксыз, чөнки биредә бик яхшы укытучылар, бик яхшы шартлар тудырылган. Шуңа күрә мин сезгә бары бишлеләргә генә укуыгызны телим. 11 коассны тәмамлаучыларга – барысына да БДИда 100әр балл алырга. Барыгызны да уку елы башлану белән котлыйм, уңышлар, сәламәтлек телим – диде Александр Николаевич.
Шулай ук Ермилин татар теле укытучысы Сания Хәйдәровага һәм математика укытучысы Ксения Гордеевага балаларга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен мәгариф бүлеге Мактау грамоталарын тапшырды.
Аннары сүз «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге җитәкчесе Ольга Карпеченковага бирелде.
– Безне алда бөек эшләр көтә. Сез үзегез инициативаларыгызны алга җибәрәр һәм гамәлгә ашыра алсын өчен, беренче чиратта без үзидарә системасын үстерәчәкбез. Моннан тыш, быел без башлангыч мәктәпкә, беренче һәм дүртенче классларга аерым игътибар бирәчәкбез. Өлкәнрәк укучылар аларга шефлык алсыннар өчен тырышырбыз. Менә шундый зур эшләр көтә. Уку елында сезгә зур уңышлар телим. Алдынгылар хәрәкәтенә кушылыгыз һәм беренче изге эшләрегезне эшләгез, - дип теләде Ольга Сергеевна.
Яңа уку елы башлану белән балаларны беренче класс укучысының әтисе Фәрхәт Низамов котлады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Фәрхәт Шакир улы РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Махсус хәрби операциягә киткәнче, Фәрхәт Шакир улы мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган.
Чыгарылыш класс укучысы Арина Саиткина һәм беренче класс укучысы Тимур Низамов беренче кыңгырауны чылтыраттылар. Ул барысын да беренче дәрескә чакырды.
Мондый тантаналар районның башка мәктәпләрендә дә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев