Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Спас районы мәдәният йортында укучылар өчен чыршы бәйрәме булды

Бәйрәмдә иң актив укучыларга бүләкләр тапшырдылар.

Район мәдәният йортында Спас районы башлыгының традицион чыршы бәйрәме узды. Чарада районның иң актив илле биш укучысы – уку алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре, спортчылар катнашты.

Бәйрәмгә җыелганнарны район бшалгы Фәргат Мөхәммәтов котлады.

“Бүген бу залда иң яхшылар җыелган. Ел саен без укуда, спортта, җәмәгать эшләрендә активлык күрсәткән укучыларны җыябыз. Барыгызга да уңышлар, 2023 елның имин килүен телим. Кемдер киләсе елда укуын тәмамлап, югары уку йортларында белем алуын, кемдер мәктәптә укуын дәвам итәр. Шуңа күрә уку дәверендә алган лидерлык сыйфатларын югалтмавыгызны телим” – диде Фәргат Вәгыйз улы.

Аннары район башлыгы уку алдынгыларына Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.

Котлауларга район мәгариф бүлеге җитәкчексе Александр Ермилин да кушылды.

“Мәгариф бүлеге исеменнән барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Фәргат Вәгыйзович билгеләп үткәнчә, бу залда чынлап та иң яхшылар җыелган. Биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, белемнәрегезне арттырырга телим. Мәктәптә алынган белемнәр сезгә киләчәктә бик кирәк булачак”, – дип билгеләп үтте Александр Николаевич.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе уку алдынгыларына, олимпиада җиңүчеләренә мәгариф бүлеге грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырды.

Рәсми өлештән соң Кыш Бабай белән Кар Кызы укучылар өчен күңелле уеннанр һәм конкурслар оештырдылар, ә бәйрәм ахырында барысына да бүләкләр таратттылар.

Укучылар алдында Гөлгенә Зарипова җитәкчелегендәге бию ансамбле, Гөлна Рәхимова, Анна Кондратьева һәм башка үзешчәннәр чыгыш ясады.

Фоторепортаж.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев