Спас районы башлыгы чыгарылыш класс укучыларына «Укуда аерым уңышлар өчен» медальләрен тапшырды
2026 елда бу хөрмәткә 10 алдынгы укучы лаек булды.
Спас районы башлыгы Роман Исланов чыгарылыш класс укучыларына 1нче һәм 2нче дәрәҗә «Укуда аерым уңышлар өчен» медальләрен тапшырды.
2026 елда мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган 10 укучы «алтын» һәм «көмеш» медальгә лаек булды.
1нче дәрәҗә «Укуда аерым уңышлар өчен» медальләре Степан Севастьяновка (2нче мәктәп), Рияз Садретдиновка (Бураково урта мәктәбе), Азат Галәветдиновка (Никольск урта мәктәбе), Камила Бахитовага (Болгар кадет мәктәп-интернаты), Дарина Денисовага (2нче мәктәп) тапшырылды.
2нче дәрәҗә «Укуда аерым уңышлар өчен» медальләре Надежда Корнеевага (2нче мәктәп), Варвара Герасимовага (1нче мәктәп), Алена Синявскаяга (Өчкүл урта мәктәбе), Эмма Җәләетдиновага (2нче мәктәп), Полина Никифоровага (2нче мәктәп) бирелде.
Шулай ук медаль алучылар Спас районы башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Укучыларның ата-аналары исә төп бәйрәм сәхнәсендә Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев