Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Спас районы башлыгы БДИда югары балл җыйган чыгарылыш класс укучылары белән очрашты

Яшьләр киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

Кичә Болгарда Спас районы башлыгы Роман Ислановның БДИда югары балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуы узды.

Мондый форматтагы очрашу узган ел район Мәдәният йортының кече залында үткәрелгән иде. Шул вакытта аны традициягә әйләндерергә дигән карар кабул ителде. Һәм быел да бу гамәлгә ашты.

Түгәрәк өстәлнең төп максаты – чыгарылыш класс укучылары белән ачыктан-ачык сөйләшү, аларның планнары, хыяллары турында белү.

Быел 13 укучы 11 сыйныфны уңышлы тәмамлады: аларның 10ы 1нче һәм 2нче дәрәҗә «Укуда аерым уңышлар өчен» медальләре белән билгеләп үтелде, 9 егет һәм кыз БДИда 80 баллдан артык җыеп, югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Никольск урта мәктәбе укучысы Азат Галәветдинов аеруча зур уңышларга иреште. Егет рус теленнән – 91, математикадан – 92, ә физикадан 98 балл җыйган.

Бураково урта мәктәбеннән Рияз Садретдинов рус теленнән – 81, математикадан 82 балл, икенче шәһәр урта мәктәбеннән Степан Севастьянов рус теленнән – 81, тарихтан 91 балл, Иван Сесин (2нче мәктәп) әдәбияттан – 89 балл, Максим Школдин (Полянка урта мәктәбе) рус теленнән – 89, математикадан 82 балл җыйган.

Очрашу барышында Роман Леонидович үз тормышы турында сөйләде, укучылардан имтиханнарга ничек әзерләнүләре, нәрсә аеруча катлаулы булуы һәм киләчәктә имтихан бирәсе укучыларга нинди киңәшләр бирә алулары турында сорашты.

Үз чиратында укучылар район башлыгына сораулар бирделәр.

Шулай ук егетләр һәм кызлар залда булган укытучыларыннан берничә киңәш һәм фатиха сүзләрен ишеттеләр.

Вакыйга турында тулырак «Яңа тормыш» газетасының 3 июльдә чыгачак санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев