Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шәһәрнең беренче мәктәбендә Сәламәтлек көне узды

Чарада укытучылар, укучылар һәм ата-аналар катнашты.

Болгарның 1нче урта мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган традицион чара узды. Ул укучылар, укытучылар, ата-аналарга сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнен аңлату максатында уздырыла.

"Бу көнне мәктәпкә чын мәгънәсендә җан керә. Чарада балалар гына түгел, уекытучылар, ата-аналар да катнаша. Башта Сәламәтлек көне башланып китүе турында игълан иттек. Аннары төрле класс укучылары өчен сәламәтлек дәресләре үткәрелде. Дәрестән соң классларда "Сәламәтлек сагында" дигән сыйныф сәгате булды, – дип сөйләде мәктәп директоры урынбасары Ольга Егорова.

Аннан соң укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә уен этапларын үттеләр.
Башлангыч сыйныф укучылары "Октябрь" кинотеатрында, 5А – балалар китапханәсендә булдылар.

5А һәм 6А сыйныф укучылары өчен мәктәптә спорт эстафеталары үткәрелде. 6Б "Олимп" спорт комплексында булды, 7А сыйныф «РЕГАТА» балалар техник иҗат станциясенә экскурсиягә китте. 7Б укучылары өчен сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очрашу оештырылды. 8А һәм 8Б сыйныфлар Болгар музей-тыюлыгында экскурсиядә булдылар. 9А, 9Б, 10 сыйныфлар Болгарның үзәк спорт залында уеннар оештырдылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев