Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Рухи яктан ныклы нигез салына

Үткән ел тәмамланып килгәндә кадет мәктәп-интернатының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Ходжиева РФ хөкүмәте каршындагы Дәүләт тарих-мәдәният үзәгенең "Россия патриоты"истәлек медале белән бүләкләнде. Үсеп килүче буынга патриотлык тәрбиясе бирү өлкәсендә аның хезмәте әнә шулай югары бәяләнде.

Хәзерге вакытта мәктәп коллективы бу юнәлештә ничек эшли? Безнең хәбәрчебез аның белән әнә шул хакта сөйләште.
- Безнең шәһәрдә кадетлар мәктәбен ачу балаларга патриотлык тәрбиясе бирү эшен тагын да активлаштырды. Биредә кадет белеме бирүне башлап йөрүчеләр турында әйтеп үтү урынлы булыр иде. Билгеле булганча, аның төп максаты- гомумбелем программасын тормышка ашыру белән бергә оста, һәр яктан килгән, Ватанга хезмәт итәргә әзер торган егетләр әзерләп чыгару.
- Әлбәттә, бу эшне башлап җибәрү җиңел булмады. Кадетлар мәктәбе ачуда лицейның элеккеге директоры Морат Салих улы Фәритов зур тырышлык куйды. Кадетлар групппасы нәкъ лицей базасында ачылды. Мәгариф бүлеге, ул вакытта аның мөдире Любовь Дмитриевна Молчанова һәм башкалар да безнең башлангычка даими ярдәм итеп тордылар. Аңа 2003 елда старт бирелде, ә мәктәп моннан биш ел элек ачылды. Мәктәп директоры Земфира Марат кызы Әхмәдуллина һәм завуч Натья Александровна Буташнова җитәкчелегендә беренче адымнар ясалды һәм безгә шактый кыенлыкларны җиңәргә туры килде.
- Эшегезнең беренче көннәрендә нинди авырлыклар очрады?
- Иң беренче-безнең тәҗрибә булмавы үзен нык сиздерде. Эшнең кайбер үзенчәлекләрен Суворов училищесыннан, Казанның һәм Яр Чаллы шәһәрендәге кадетлар мәктәбеннән өйрәндек. Баштарак бина табу һәм кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә туры килде. Хәзер генә ул заманча төзелгән, яхшы бинада укыйбыз, авыл балаларына интернатта яшәү өчен барлык шартлар тудырылган.
Укучылар арасында зур тәрбия эше алып барырга туры килде. Кадетлар турында фикер, беренче чиратта, аларны төрле тантаналарда күргәннән соң туа. Анда алар барысы да чиста-пөхтә киенгән, тәртиплеләр. Ләкин моңа ирешү зур сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Нәрсәсен яшереп торасың- укучыларның күбесе безгә аз керемле һәм имин булмаган гаиләләрдән килә. Шуңа күрә аларда киләчәк тормышларында бик кирәк булачак үз-үзләренә ышаныч уяту - безнең төп бурычыбыз.
Авыр гаиләләрдән килгән балалар да безнең мәктәптә яхшы якка үзгәрәләр. Моны күреп һәм тоеп тору укытучыга да эшләү өчен көч бирә. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр килеп, рәхмәт әйткәч, күңелләр күтәрелеп китә. Алар инде тормышны аңлый башлаганнар һәм безнең мәктәп биргән хәрби хәзерлек өчен, тугрылыкка, намуслы булырга өйрәткән, Ватан сакчысы булуның әһәмиятен аңлатып биргән укытучыларга да, командир-тәрбиячеләргә дә чын күңелдән рәхмәт әйтәләр.
- Сез ничек уйлыйсыз, хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә нинди чаралар аеруча әһәмиятле?
- Бу эштә барысы да мөһим. Шулай да ата-анага һәм өлкәннәргә карата хөрмәт, туган мәктәбең, авылың, шәһәрең өчен горурлык хисләре тәрбияләмичә генә Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык хисен тәрбияләп булмый, моны онытмаска кирәк. Туган ил ул әлифбадагы рәсемнәрдән, туган йорт янындагы эскәмиядән, кырдагы каеннан ук башлана дип юкка гына җырламыйлардыр. Без балаларны моны тоемларга, аңа бәя бирергә, яратырга өйрәтәбез. Шуңа күрә эшебездә төрле тәрбия формаларын кулланабыз: тематик кичәләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар, әңгәмәләр үткәрәбез, төрле походларга, экскурсияләргә йөрибез. Патриотик тәрбия бирү класстан тыш чараларда да өзлексез алып барыла.
Хәрби-патриотик тәрбия бирү белән кем шөгыльләнә - бу да зур әһәмияткә ия. Чын шәхесне үзе абруйлы кеше генә тәрбияли алуын, патриотизм турында кайнар йөрәкле кеше генә аңлатып бирүен онытмаска кирәк. Безнең командир-тәрбиячеләр Александр Сорокин, Дмитрий Александрович Ключников балалар өчен үрнәк булдылар. Хәзер алар бездә эшләмәсәләр дә, балалар күңелендә онытылмас эз калдырдылар. Сергей Викторович Ярошевич, Юрий Евгеньевич Кураев, Дмитрий Николаевич Вихлянский, Сергей Владимирович Рыжов, Александр Николаевич Кузовкин һәм башка укытучыларыбызның да абруйлары зур.
Кайнар нокталардагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан, ә хәзер безнең балаларыбыз белән еш аралашкан Сергий атакайга да (Карпухин) зур рәхмәт белдерәсем килә. Аның Батырлык ордены белән бүләкләнүе генә дә күп нәрсәне аңлата...
- Мәктәп тарихында сагынып сөйләрлек вакыйгалар, горурланырлык уңышлар да булмый калмагандыр?
- Билгеле, мондый вакыйгалар күп булды. Беренче җиңүебез 2008 елда, "Спасатель" (хәзер ул башкача атала) хәрби-патриотик клубыбызның республикадагы тугыз авыл районы коллективлары арасында икенче урынны алгач булды. "Агитбригада" номинациясендә дә без беренче урынны яулаган идек. Бу безнең өчен зур шатлык булды, нәкъ шул вакытта укучыларыбыз да, укытучыларыбыз да үзләренең күп нәрсәгә сәләтле булуларына ышандылар. Бүләккә дипломнар һәм пневматик мылтыклар алып кайттык.
Өч ел "Аврора"наркотикларга каршы республика конкурсында катнашып, призлы урыннар яуладык. Ә быел тәрбиячебез Александр Янышев ату буенча шәхси беренчелектә беренче урынны алды.
Бу чараларга әзерләнү күп вакытны алса да, балалар аны көтеп алалар, бөтенләй үзгәрәләр, көтелмәгән яклары белән ачылып китәләр. Без уяткан күңел кыллары алар олы тормышка аяк баскач та сүнмәс дип ышанырга була.
- Мәктәптәге соңгы яңалыклар, планнарыгыз турында да беләсе килә.
- Бүгенге көндә мәктәптә 87 укучы бар. Икенче ел инде укучыларны бишенче класска кабул итәбез, ә бу - зур җаваплылык. Балалар безгә үзләре теләп киләләр. Аларны киемнәр дә, тәртип тә кызыксындыра. Армия хезмәте җиңел булмаса да, аңа бәйле һәр нәрсә алар өчен яңалык. Ә без бу хисләрне сүндермичә сакларга тиеш. Укучыларыбызның һәрберсе үз көченә, сәләтенә, мөмкинлегенә ышанып, тормышта үз юлын табар.
Хыялларыбыз зурдан. Үзебезнең спортзалыбыз булса, бик әйбәт булыр иде. Мәктәп музее оештырырга да кызыгабыз.Тиешле ярдәм һәм теләк булса, боларның барысын да тормышка ашырып була.
Киләчәк планнарга килгәндә исә алар һәркемгә билгеле. Кадет мәктәбе - җәмгыятебезне рухи яктан ныгыту өчен бик яхшы нигез, шуңа күрә без балаларга ныклы белем һәм яхшы тәрбия бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев