Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

“Радуга”да – Пушкин көне

Ел саен илебездә 6 июньдә билгеләнеп үтә торган Пушкин көне (Рус теле көне) Полянка урта мәктәбенең көндезге лагерена йөрүче балалар өчен мавыктыргыч бәйрәмгә әверелде. Аны укытучы Ирина Страхова (әкиятче) бөек шагыйрьнең иҗаты турында шигырьләр һәм махсус бу көнгә багышлап оештырылган китап күргәзмәсе белән башлап җибәрде. Аннары укучылар "Батырлар" һәм "Алтын...

Ел саен илебездә 6 июньдә билгеләнеп үтә торган Пушкин көне (Рус теле көне) Полянка урта мәктәбенең көндезге лагерена йөрүче балалар өчен мавыктыргыч бәйрәмгә әверелде.
Аны укытучы Ирина Страхова (әкиятче) бөек шагыйрьнең иҗаты турында шигырьләр һәм махсус бу көнгә багышлап оештырылган китап күргәзмәсе белән башлап җибәрде. Аннары укучылар "Батырлар" һәм "Алтын балык" дигән ике командага бүленеп, бәйгене башладылар. Көне буе алар Пушкин биографиясен искә төшерделәр, мультфильмнар карадылар, "Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях" язмасын тыңладылар, бөек шагыйрьнең китап тышларына үз вариантларын тәкъдим иттеләр, интеллектуаль-спорт эстафетасында көч сынаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм башка бик күп нәрсә белән шөгыльләнделәр. Нәтиҗә чыгарганнан соң, "Алтын балык" командасы "Батырлар" командасын бер очкога гына узып киткәне билгеле булды. Конкурста катнашкан һәр балага татлы призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев