Осталыкның чиге юк
Антоновка урта мәктәбенең математика укытучысы Сергей Кузьмин “Ел укытучысы” һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында абсолют җиңүче булды.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Бөтенроссия “Ел укытучысы” конкурсы 1989 елдан бирле РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы булышлыгы белән уздырыла. Быел әлеге конкурска төгәл утыз ел тулды. Конкурсның төп максаты – иҗади эшли торган педагогларны барлау һәм аларга ярдәм итү, укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү, алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату. Шәхси һәм уртак эшчәнлекне, укытучыларның иң яхшы һөнәри сыйфатларын ачыклау бәйгесе ел саен югары дәрәҗәдә уза.
Менә быел да конкурсантлар ниндидер яңалыклар белән таныштырырга һәм хезмәттәшләрен гаҗәпләндерергә тырыштылар.
Конкурста катнашкан унбер кеше арасыннан аеруча Сергей Кузьминны билгеләп үтәсе килә. Аның бу бәйгедә җиңүе үзе укыта торган фәнгә, укучыларга булган мәхәббәтен тагын бер кат ачык раслый. Аның биремнәрне үзенә генә хас булган осталык белән үтәвенә, укучыларда һәм хезмәттәшләрендә математикага кызыксыну уята алуына һәркем сокланды. Укытучы шулай ук төп һәм аеруча мөһим биремнәр: конкурс бурычын башкарып чыгуда, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда зур осталык күрсәтте. Бәйге азагында мастер-класс күрсәтергә кирәк иде. Дәрес барышында Сергей Юрьевич үзенең коллегаларына һәм жюри әгъзаларына кэшбэк турында җентекләп сөйләде, төрле аңлатмалар бирде.
Мастер-класска финалистларның барысы да бертигез дәрәҗәдә әзерләнгән. Руфия Сөнәгатова, мәсәлән, лэпбукның нинди зур мөмкинлекләргә ия булуын искә төшерде, Рисалә Кривоногова инглиз сүзләрен тиз отып калу серләре белән уртаклашты, Валентина Малова стрессны киметү ысулын тәкъдим итте. Светлана Мишенькина белән Гөлүсә Садыйкова уздырган дәрес тә конкурста катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
– Конкурсның финалында катнашучыларның барысы да биремнәрне тырышып һәм зур төгәллек белән үтәде, дәресләрне укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырдылар, аеруча мастер-класска ныклап әзерләнүләрен күрсәттеләр, – диде мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-методика эшләре буенча урынбасары Людмила Рыбакова. – Һәр конкурсның җиңүчесе була, педагоглар бу юлы да сынатмадылар...
Ямбакты урта мәктәбенең география укытучысы Руфия Сөнәгатова, шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең чит телләр укытучысы Рисалә Кривоногова, икенче урта мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Светлана Мишенькина конкурсның призерлары булдылар.
Болгардагы икенче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Валентина Малова белән беренче урта мәктәпнең туган тел укытучысы Гөлүсә Садыйкова конкурсның финалына уздылар. Аларга район данын “Педагогик дебют” һәм “Туган тел (татар теле)” номинацияләрендә якларга туры киләчәк. Педагогларга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар юлдаш булсын иде.
Конкурста шулай ук Наталья Волева, Елена Владимирова, Лариса Козлова, Фәридә Шеронова, Екатерина Гришина (Ким, Бураково, Полянка һәм Өчкүл мәктәпләре) да катнашты.
– Мондый педагогик бәйгедә үземне әле беренче тапкыр гына сынап каравым, – ди Рисалә Кривоногова. – Сүз дә юк, бу миңа гына түгел, ә һәр педагогка да зур җаваплылык өсти, алга яңа бурычлар куя. Күңелдә дулкынлану хисе дә юк түгел, шунсыз булмый да, чөнки синең чыгышыңны никадәр коллегаларың игътибар белән күзәтеп тора, алар алдында бер дә сынатасы килми. Мондый конкурс тәҗрибә тупларга, укытуның яңа ысул һәм алымнарын эштә тагын да нәтиҗәлерәк итеп кулланырга ярдәм итә.
Конкурсның соңгы этабыннан соң мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин катнашында түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде. Педагоглар бүгенге көн укытучысы, биш көнлек эш атнасы турындагы үз фикерләре белән уртаклаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Конкурста катнашучыларга бүләкләрне тантаналы шартларда киләсе елның гыйнварында тапшырырга тиешләр
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев