Өчкүл мәктәбе укучысы Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшерү укуларында диплом алды
Чара Казанның 81нче мәктәбендә узды
Өчкүл мәктәбенең 10нчы класс укучысы Даря Савинова Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшерү укуларында беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Регионара укулар Казан шәһәренең В. А. Григорьев исемендәге кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 81нче мәктәбендә узды.
Дарьяны тикшерү эшләрен яклау буенча уздырыла торган этапка читтән тыш уздырылган этап нәтиҗәләре буенча чакырдылар. Ул үзенең “Буктрейлер – мәктәптә әдәби әсәрләрне укуга этәргеч чарасы” темасына эше белән чыгыш ясады.
Беренче дәрәҗә дипломнан тыш, Дарьяга уку өчен сертификат тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев