Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Мәктәп тәмамлаучылар нинди һөнәр сайлаган?

Владислав Кузнецов,
С.П.Королев исемендәге Самара аэрокосмик университетының 1 курс студенты:
- Миңа күбрәк табигый-математик циклдагы фәннәр ошады. Киләчәк һөнәрне сайлауда Өчкүл мәктәбенең инглиз теле укытучысы Алевтина Михайловна Гончарукның ярдәмен күп тойдым. Самарадагы әлеге университет турында да миңа ул сөйләгән иде. Документларны аның киңәше белән әлеге уку йортына илтеп тапшырдым.
Шулай ук укытучыларым Лидия Васильевна Комягина, Алсу Мансур кызы Лешевага һәм шулай ук укучыларга ныклы белем, алга куйган максатка ирешүдә күңелдә зур ышаныч тудырган башка педагогларга да рәхмәт әйтәсе килә. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыра алуымда да аларның тырышлыгы күп булды. Документларны әле тагын төзелеш һәм политехника уку йортларына да тапшырган идем. Өч югары уку йортының да бюджет бүлегенә үткәнлегемне белгәч, бик сөендем. Шулай да аэрокосмик университетны сайладым, хәзер "Авиатөзелеш" факультетының беренче курсында белем алам.
Әлегә барысы да ошый. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам.
Алексей Грузов,
Аграмак мәктәбен тәмамлаган, Казандагы радиомеханика көллияте студенты:
- Мин "Электр приборлары һәм җайланмалары" белгечлеге буенча укыйм. Һөнәр сайлаганда аның хезмәт базарында ни дәрәҗәдә кирәк булуын исәпкә алырга тырыштым. Киләчәктә эшли башлагач, хезмәт хакы да югары булыр, дип уйлыйм. Әлбәттә, уку барышында мәктәптә алган белемнең дә файдасы тими калмас. Төп фәннәрдән тыш, география һәм биологиядән дә төп дәүләт имтиханнарын бишле билгеләренә генә тапшырдым. Шуңа күрә бюджет бүлегенә бер кыенлыкларсыз үтә алдым.
Һөнәр сайлауда әти-әнием һәм укытучыларымның да даими ярдәмен тоеп тордым. Алар ярдәменнән башка имтиханнарны тапшырганда югары нәтиҗәләргә ирешә дә алмаган булыр идем әле. Инде хәзер дүрт ел тырышып белем алырга кирәк.
Мария Амосова,
Ким мәктәбен тәмамлаган:
- Мин Казан энергетика университетының җылылык энергетикасы бүлегенә укырга кердем.
Югары белем киләчәк тормышымда зур роль уйнар, дип өметләнәм. Кулыңда югары уку йорты дипломы булганда гына тотрыклы эш табарга мөмкин.
Рус теле, математика һәм физика буенча бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләренә тапшырдым. Шуңа күрә бюджет бүлегенә керә алдым. Тырышып укуның файдасына үз мисалымда инандым. Миңа Казан шәһәре бик ошый, биредә ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Әмма барыбер туган як сагындыра. Тора-бара шәһәр тормышына ияләшә алырмын дип уйлыйм.
Дарья Зуйкова,
Болгардагы 2нче урта мәктәпне тәмамлаган:
- Минем әнием - укытучы. Мин дә укытучы һөнәрен сайладым. Санкт-Петербург, Воронеж һәм Мәскәүдәге педагогик вузлар турында белештем. Интернет челтәре аша да әлеге уку йортлары, аларның ирешкән казанышлары, укытучылар составы, уку йортының рейтингы белән кызыксындым. Шөкер, тырышлыгым бушка китмәде - Мәскәү дәүләт педагогия университетына укырга кердем. Шунысын әйтергә кирәк, күп кенә мәктәп китапларының авторлары, ягъни төзүчеләре, нәкъ шушы уку йортында эшли. Икенче курста практика башланырга тиеш, биредә волонтерлар хәрәкәте нык үскән. Кыскасы, студентлар күңелле тормыш белән яшиләр, үзләре һәм җәмгыять өчен файдалы эшләр башкаралар.
Мине филология факультетына укырга алдылар. Биредә рус теле һәм әдәбияты, шулай ук махсус педагогика (логопед, дефектолог, сурдотәрҗемәче) белгечле буенча белем бирәләр. Кулга диплом алсам, эшсез калмам, дип уйлыйм. Студент тормышы бик күңелле, волонтерлар, вожатыйлар курсына һәм КВН командасына язылдым.
Татьяна Чернова,
Болгардагы 1нче урта мәктәпне тәмамлаган:
- Лубянский урман техникумына әтинең киңәше белән укырга кердем. Кайчандыр ул үзе дә биредә белем алган. "Экономист-бухгалтер" бүлегендә укыйм. Төп фәннәрдән тыш, башка имтиханнар тапшырмадым. Укырга кергәндә аттестаттагы билгеләрнең яхшы булуы да зур роль уйнады.
Бюджет бүлегендә укыйм, тулай торакта яшим. Курсташларымның күбесе белән танышырга һәм дуслашырга да өлгердем. Миңа биредә барысы да ошый.

фото http://www.uralucheba.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев