Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Мәктәп китапханәсендәге дәресләр

Мәктәп китапханәчесенең төп бурычы - укучыларга библиография белеме нигезләрен өйрәтү. 2нче урта мәктәп китапханәчесе Татьяна Костина үз эшендә укучыларга белем алу барышында таләп ителгән һәм кирәк булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен төрле алымнар куллана. Аерым алганда, библиография дәресләре яхшы нәтиҗә бирә. Аларны мавыктыргыч итеп үткәрү өчен, Татьяна Анатольевна алган белемнәрне ныгыта...

Мәктәп китапханәчесенең төп бурычы - укучыларга библиография белеме нигезләрен өйрәтү.
2нче урта мәктәп китапханәчесе Татьяна Костина үз эшендә укучыларга белем алу барышында таләп ителгән һәм кирәк булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен төрле алымнар куллана. Аерым алганда, библиография дәресләре яхшы нәтиҗә бирә. Аларны мавыктыргыч итеп үткәрү өчен, Татьяна Анатольевна алган белемнәрне ныгыта торган төрле уеннар, ярышлар, конкурслар үткәрә.
Мондый дәресләр яшь китап укучыларның яшь үзенчәлекләрен, ихтыяҗларын исәпкә алып үткәрелә. Беренче классларның китапханә белән очрашуы гадәттә "Әйдәгез, танышабыз!" девизы астында үтә. Укучылар китапханәгә йөрү кагыйдәләре белән танышалар, китапны сакларга өйрәнәләр, яраткан әкиятләрен исенә төшерәләр. Укучыларга кунакка балалар китапларыннан төрле персонажлар килү чын бәйрәмгә әверелә. Икенче класста китапханә-библиография дәресендә укучылар китап, аны бизәү элементлары, өченче класста - структура һәм белешмәләр аппараты белән танышалар. Җиденче классларга борынгы заманнан алып бүгенге көнгә кадәр китап тарихы, борынгы китапханәләр белән танышу тәкъдим ителә. "Ничек яхшы китап укучы булырга" дәресләре циклы үз китабыңны табарга, укыган әсәрләр турында үз фикереңне әйтеп бирергә өйрәтә.
Әкренләп укучылар үзләре өчен кирәк мәгълүматларны табарга, аларны нәтиҗәле файдаланырга өйрә-нәләр, ә бу белем бирү процессы өчен бик кирәк. Мондый дәресләр еш кына балалар китапханәсе белән берлектә үткәрелә. Алар КВН, тарихка сәяхәт, викторина, практикум һәм башка формада булырга мөмкин.
- Яңа мәгълүмат технологияләрен куллану безгә басма әдәбият белән генә түгел, электрон мәгълүматлар белән дә эшләргә мөмкинлек бирә, - ди Татьяна Анатольевна. - Бу безнең дәресләрне тагын да кызыклырак, нәтиҗәлерәк итә. Дәресләрдә слайдлар күрсәтәбез, шулай ук төрле темаларга компьютер презентацияләре җыентыгы, махсус тренажерлар бар. Алар ярдәмендә без укучыларга мәгълүмат бирүне тагын да кызыклырак, эчтәлеклерәк ясыйбыз һәм бу укучылар арасында китап уку белән кызыксынуны үстерергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев