Мәктәпләрдә өлкән класс укучыларын укытуның яңа стандартларына күчерәчәкләр
2027 елның сентябреннән укучылар профиль сайламаячак, ә тирәнәйтелгән предметлар махсус класслар рәвешендә калачак.
2027 елның яңа уку елы башыннан унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары яңартылган ФГОСка күчәчәк. Бу хакта Мәгариф министрлыгы эксперты, В.С. Леднев исемендәге укыту эчтәлеге һәм методлары институты җитәкчесе Максим Костенкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. Булачак үзгәрешләр мәктәпләрне укыту структурасына һәм техник яктан тәэмин итүгә кагылачак.
Төп яңалык - мәҗбүри профиль сайлауны гамәлдән чыгару. Барлык укучыларны фәннәргә база дәрәҗәсендә генә өйрәтәчәкләр. Шул ук вакытта аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнергә теләүче укучылар өчен медицина, инженерия, лингвистика еәм башкалар буенча профильле сыйныфлар сакланачак. Алар өстәмә программалар буларак эш итәчәк.
Икенче мөһим үзгәреш - беренче тапкыр федераль дәрәҗәдә уку кабинетларын җиһазландыруга таләпләр язылачак. Мәктәпләрдә физика һәм химия өчен цифрлы лабораторияләр, бинокуляр микроскоплар, ракета модельләре һәм башка заманча җиһазлар барлыкка киләчәк. Бу басымны теориядән практикага күчерергә мөмкинлек бирә.
Яңа стандарт ел ярымнан эшли башлаячак. Экспертлар мәктәпләргә әзерлекне озакка сузмаска киңәш итә: ата-аналарның ихтыяҗларын өйрәнергә, уку планнарын төзәтергә һәм кирәкле уку җиһазларын сатып алуны планлаштырырга. Вакытында әзерләнү яңа кагыйдәләргә ашыкмыйча һәм оештыру өзеклекләреннән башка күчәргә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев