Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кузнечиха мәктәбендә “Цифра дәресе” узды

Дәрестә смартфоннан файдалану нечкәлекләре белән таныштырдылар.

Кузнечиха мәктәбендә марта аенда чираттагы “Цифра дәресе” уздырылды.

Бу юлы аның форматы гадәттәгечә үк булмады. 5-6 класс укучылары алдында укытучы ролен Арсений Каштанов башкарды.

“Смартфон ниләр яшерә?” дәресендә Арсений укучыларга бу җайланмадан ничек дөрес һәм куркынычсыз файдаланырга кирәклеген аңлатты. Укучылар башта сайтта видеоязма карадылар,  бу темага үз фикерләре белән уртаклаштылар, ахырда барысы да кайбер гамәлләрне үзләре башкарып карадылар. Балалар кәрәзле телефон аша янарга мөмкин булган куркынычны һәм аларны булдырмый калу чараларын өйрәнделәр, социаль челтәрләрдә иминлек чараларын тикшерделәр.

Шунусын да билгеләп үтзргә кирәк, укучы гына булса да, Арсений инде күптән әмгълүмат технологияләре белән кызыксына. Шуңа күрә ул укучыларның барлык сорауларына да төгәл җаваплар биреп, аларны күп яңа нәрсәгә өйрәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев