Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Класс җитәкчеләре фикер алышты

Заманча белем бирү тармагында үз эшеңне ничек оештырырга, нинди мәсьәләләрне көн кадагына куярга, балалар коллективын үз тирәңдә ничек тупларга? Узган атнада үткән класс җитәкчеләренең район фәнни-гамәли конференциясендә сүз әнә шул хакта барды һәм анда башка мәсьәләләр дә каралды.

Аның эшендә класс җитәкчеләре дә, тәрбиячеләр дә, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары да, өстәмә белем бирү педагоглары да, шулай ук ведомствоара вәкилләр дә катнашты. Пленар утырыш барышында кунаклар алдында мәгълүмат-методика үзәге методисты Маргарита Маркова, Болгар музей-тыюлыгының музей-мәгариф бүлеге җитәкчесе Акйолдыз Янмурзина, Урта Йорткүл, Иске Рәҗәп мәктәбе укытучылары Люция Гәрәева белән Флюра Гарәфетдинова чыгыш ясады. Үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә класс җитәкчесенең ролен һәм җаваплылыгын ассызыклап үтеп, алар иң актуаль проблемаларга тукталдылар һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Аннары педагоглар "Гражданлык һәм патриотлык", "Гаилә һәм мәктәпнең бәйләнеше", "Класс җитәкчесе һәм балалар коллективы" дигән юнәлешләр буенча секцияләргә бүленделәр. Монда шулай ук тәҗрибә уртаклаштылар, төрле практикумнар, һөнәр уеннары, мастер-класслар үткәрелде. Мәсәлән, кадет мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Алсу Ходжиева үзенең чыгышында яшүсмерләр арасында тәртип бозуларны булдырмас өчен укучылар коллективында уңай эмоциональ-психологик климат тудыруның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Болгар мәктәп-интернатының педагог-психологы Елена Балханова "Хезмәттәшлек сәясәте" дигән һөнәр уены, ә 1нче шәһәр мәктәбенең педагог-оештыручысы Юлия Филиппова "Наркоманияне профилактикалау юллары" дигән мастер-класс оештырды. Икенче мәктәп логопеды Галина Макарова мөмкинлекләре чикләнгән балаларга психологик-педагогик яктан ничек ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында сөйләде, ә 1нче мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Анисья Коновалова класс җитәкчесе тормышыннан бер көнне сурәтләп күрсәтте.

Конференциядә башка төрле кызыклы чаралар да булды, тулаем алганда, ул бик нәтиҗәле һәм файдалы үтте. Класс җитәкчеләре тәрбия эшен оештыру, планлаштыру мәсьәләләре буенча тиешле мәгълүматлар алдылар, ә иң мөһиме - аларга бер-берсе белән иҗади аралашу мөмкинлеге бирелде. Һичшиксез, бу практик эшне оештыруга ярдәм итәр һәм класс җитәкчеләре алдында торган мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирер.

Бер төркем укытучыларга Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев