Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Китап – мәңгелек серләр дөньясы

Безнең шәһәрдә балалар китапханәсе илле елдан артык эшләп килә һәм монда үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр хезмәт куя. Ирина Телицына Балалар китапханәсенә Любовь Кузина җитәкчелек итә. Аның Казан мәдәният институтын тәмамлап, биредә эшли башлавына егерме биш ел вакыт үткән. "Мин бу һөнәрне сайлаганыма беркайчан үкенмәдем" - ди Любовь Петровна....

Безнең шәһәрдә балалар китапханәсе илле елдан артык эшләп килә һәм монда үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр хезмәт куя.
Ирина Телицына
Балалар китапханәсенә Любовь Кузина җитәкчелек итә. Аның Казан мәдәният институтын тәмамлап, биредә эшли башлавына егерме биш ел вакыт үткән. "Мин бу һөнәрне сайлаганыма беркайчан үкенмәдем" - ди Любовь Петровна. Уку залы мөдире Любовь Погодина да шушы ук уку йортын тәмамлаган. Китапханәдә егерме елдан артык эшләүче Роза Сабирҗанова монда Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлаганнан соң килгән. Хәзер ул абонемент өчен җавап бирә.
Китапханә фондында 24 меңнән артык китап исәпләнә. Алар арасында энциклопедия, төрле даими басмалар, матур әдәбият һәм башка китаплар бар.
Китапларның күбесе рус телендә булса да, татарча әдәбият та җитәрлек. Китапханәгә өч яшьтән алып уналты яшькә кадәрле балалар йөри. Авыллардан килүчеләр дә бар. Бер ел эчендә китапханә якынча ике мең кешегә хезмәт күрсәтә. Әмир Җиһангиров, Антон Савельев, Полина Рыбакова, Надежда Беляева китапларны күп укыйлар, аларны Альберт Лиханов, Вениамин Аверин һәм башка авторлар кызыксындыра. Хезмәткәрләр килгән һәр кешегә кирәкле әдәбиятны табып бирергә тырышалар.
Любовь Михайловна китапны балачактан ук укырга яраткан, шунлыктан китапханәче һөнәрен сайлап алган. "Мин балалар белән аралашырга яратам" - ди ул.
Китапханәдә хөкем сөргән дустанә атмосферага халык теләп йөри. Еш кына төрле күргәзмәләр оештырыла. Аерым бер почмакта мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бизәкле китаплар да бар. Балалар китап укып кына калмыйча, иҗади биремнәр үтиләр, төрле бәйрәмнәрдә катнашалар. Ә бәйрәмнәр монда еш үткәрелә. Мәсәлән, Любовь Погодина балалар белән бергә театральләштерелгән тамашалар оештыра. Соңгы тапкыр "Китап театры" әкият геройлар дефилесын үткәргән. Иң актив театраллар арасында Дарина Журавлева, Дарья Петрунина, Роман Идиятуллин, Карина Дубовик һәм башкаларны билгеләп үтәргә була. Любовь Петровна мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр һәм башлангыч класс укучылары белән "Кыңгырау" берләшмәсендә дә шөгыльләнә. Ә Роза Сабирҗанова туган якны өйрәнү клубы белән җитәкчелек итә. Китапханәдә элеккеге тормышны чагылдырган почмак эшләнгән. Монда борынгы чуеннар, чабата, туку станогы куелган. Аларның барысын да шәһәр кешеләре бүләк иткән. Китапханәчеләр укучыларга ата-бабаларыбызның көнкүреш тормышы турында сөйләп, туган як тарихы белән таныштыралар.
Китапханә матур итеп бизәлгән, бүлмә гөлләре аңа аерым бер ямь өсти. Иң мөһиме - биредө үз эшен яраткан кешеләр эшли. Алар һәркемне ачык йөз белән каршы алалар. Шунлыктан балалар китапханәсенә кешеләр дә теләп йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев