Ел саен җәйге ялны балалар түземсезлек белән көтеп ала. Уку елы тәмамлану белән мәктәп яны көндезге ял лагере үз эшен җәелдереп җибәрде. Безнең Тукай төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә «Кояшкай» җәйге лагеры 20 балага күңелле һәм файдалы минутлар бүләк итте.
Лагерьда һәр яңа көн балалар өчен үзенчә бер ачыш-программа итеп төзелгән иде. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү, иҗади эшләргә өйрәтү һәм кызыксындыру уята торган чаралар ял вакытын файдалы итеп үткәрүдә үз өлешен кертте. Әйтик, «Зирәкләр иле», «Бәхетле очрак», «Знатоки сказок», «Кечкенә олимпия уеннары», «Наркомания-афәт ул», «22 июнь - искә алу һәм кайгы көне», «Витаминнар иленә сәяхәт», «Табигать - туган йортыбыз» кебек әңгәмәләр истә калырлык булды. Лагерь тормышы төрле мавыктыргыч һәм күңелле чаралар, конкурслар белән тулыланып барды. Тәрбияче Р. Мөхәммәтҗанова балаларның ялын күңелле итеп оештыруда зур тырышлык куйды.
Көн саен үткәрелә торган иртәнге зарядка, ачык һавада үткәрелгән хәрәкәтле уеннарда укучылар теләп катнаштылар.
Лагерьда ял итүчеләр Базарлы Матактагы «Космос» музеена, Болгар тарихи-мәдәни тыюлыгына бардылар, бу сәяхәтләр балаларда онытылмас тәэсир калдырды.
Өлкән аш пешерүчебез Рузалия Хәбибуллина көн саен балаларны тәмле ашлар белән сыйлады.
Санаулы көн тиз уза диләр. Балаларның һич аерыласы килмәсә дә, лагерьны ябу тантанасы да җитте. «Сау бул, лагерь, киләсе елга бер яшькә үсеп без сиңа тагы ял итәргә килербез!» - дип таралышты балалар.
Рамил Әхтәмов, тәрбияче.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев