Кадетлар бүләкләр алдылар
П. А. Карпов исемендәге кадет мәктәбе укучылары Альберт Аверьянов белән Кирилл Широков фән олимпиадалары җиңүчеләренә бүләкләр тапшыру тантанасында катнаштылар.
Чара Казанда узды, бүләкләүдә ТР Премьер-министры урынбасары, республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Альберт кадет мәктәпләре арасында уздырылган “Ватанга хезмәт итәм, халкыма хезмәт итәм” республика олимпиадасында физика фәненнән, ә Кирилл – рус теле буенча җиңүче булганнар иде. Аларга ТР Мәгариф һәм фән министры Рәхмәт хатлары һәм 10000 сум күләмендә премия тапшырылды.
Җиңүчеләрне хәзерләүче кадет мәктәбе укытучылары Виктория Становая белән Тамара Стрелова да Рәхмәт хатлары һәм премияләргә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев