Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иске Рәҗәп укучылары авырлыклардан курыкмыйлар

Алинә Минхатыйпова белән Камилә Хәмидуллинаны Иске Рәҗәп мәктәбенең чын горурлыгы дип юкка гына санамыйлар.

Унбер ел дәверендә тырышып уку аларга лаеклы абруй яуларга мөмкинлек биргән. Кызлар икесе дә актив, мәктәп һәм җәмәгать тормышында катнашалар. Киләчәккә планнары да зурдан чыгарылыш класс укучыларының. Алинә белән Камилә икесе дә мәктәпнең психологик-педагогик сыйныфында укыйлар һәм киләчәктә укытучы булырга хыялланалар. 

Алинә


Кызыксынучан, максатчан, җаваплы укучы кызда табигый сәләт үҗәтлек һәм белемгә омтылу кебек сыйфатлар белән берләшкән. 

– Мин һәрвакыт яхшы укыдым, чөнки башкача булдыра алмыйм, – ди Алинә. – Мин, мөгаен, бик җаваплы кешедер. Яңа белемнәр алырга, яңа нәрсәләр турында белергә бик яратам. Быел мәктәпләргә II дәрәҗә «Укуда аерым уңышлары өчен» бүләге – көмеш медаль кайтарыла. Аңа лаек булырга тырышачакмын. 

Алинә мәктәпнең профильле психологик-педагогик сыйныфында укый. Мондый класста уку – укытучы һөнәрен күзаллау өчен искиткеч мөмкинлек.
– Профильле сыйныф ярдәмендә мин киләчәк һөнәремне сайладым инде, – ди Алинә. – Казан федераль университетының инглиз теле укытучыларын әзерләүче бүлегенә укырга керергә уйлыйм. Шуңа күрә мин рус теле, төп математика, җәмгыять белеме һәм инглиз теле буенча БДИлар тапшырачакмын. 

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру – һәр укучының тормышында борылыш нокталарының берсе. Шуңа күрә Алинә алда торган имтиханнарга бик тырышып әзерләнә. 

Аның сүзләренчә, әзерлек күп вакытны ала. Кайчакта шактый катлаулы да. Әммә укучы кыз бу авырлыкларның вакытлыча гына икәнен яхшы аңлый.

– БДИга мин мәктәптә генә түгел, онлайн-мәктәптә дә әзерләнәм. Интернет челтәре мәгълүматны эзләү, аны үзләштерүне бермә-бер җиңеләйтә. Гомумән алганда, бар да синең тырышлыгыңа һәм үҗәтлегеңә бәйле, – ди чыгарылыш сыйныф укучысы.

Укудан тыш, Алинә төрле олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда катнашырга да өлгерә һәм һәрвакыт диярлек призлы урыннар ала. Мәсәлән, «Аксаков укулары» Республика фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсында, Бөтенроссия «Илһам» конкурсында, «Мин гражданин! Парламент дәресе кысаларында минем хокукларым һәм бурычларым» шәхси проектлар конкурсында, «Достоевский дөньясы һәм бүләге» район буктрейлерлар конкурсында һәм башка чараларда җиңеп чыккан. Бу уңышлары өчен Алинә узган ел район Мактау тактасына кертелгән.

– Шактый конкурсларда җиңүче һәм призер булганым бар, шулай да иң әһәмиятле җиңүем – «Класс-2021» Бөтенроссия әдәби конкурсында катнашу, дип саныйм. Конкурска мин хикәя яздым. Аның нигезендә гаиләбез белән бәйле тарих тора. Язмам конкурсның төбәк этабында җиңүче булды һәм мине Мәскәүгә финал этабына чакырдылар. Анда мин бик нәтиҗәле биш көн үткәрдем. Сүз уңаеннан, конкурс өчен язылган эш – минем беренче хикәям түгел. Кечкенә чакта әкиятләр язу белән мавыга идем.

Имтиханнарга әзерләнү Алинәнең күпчелек вакытын алса да, кыз яраткан шөгыле өчен дә вакыт табарга тырыша. Балачактан ук тегәргә яраткан. Эшләнмәләрен Алинә туганнарына бүләк итә. 

– Мин шулай ук укырга бик яратам, бигрәк тә инглиз телендә. Бу вакытны файдалы үткәрергә һәм шул үк вакытта имтиханга әзерләнергә ярдәм итә, – ди укучы. – Яраткан язучым – Стивен Кинг. Аның әсәрләре эмоциональ һәм психологик яктан бик көчле. Гомумән, мин төрле жанрдагы китаплар укырга яратам. 

Камилә


Аны мәктәптә бик игелекле, сабыр, тыйнак кыз буларак беләләр. Уңышларына һәм җиңүләренә карамастан, ул беркайчан да башка укучылар арасында аерылып торырга омтылмый. Камиләне башлангыч сыйныф укучылары да ярата һәм хөрмәт итә, чөнки ул аларның вожатые булып тора, тәнәфесләрдә алар белән уеннар үткәрә. Шулай да чыгарылыш сыйныф укучысы өчен иң мөһиме – уку.

– Алтын медаль алып булмас, мөгаен, ә менә көмеш медальне – әйе, һичшиксез. Ул да җиңел бирелми. Аттестатта икедән артык дүртле билгесе булырга тиеш түгел. Ләкин мин билгеләр өчен түгел, ә белемнәр өчен укыйм, – ди Камилә.

Кыз мәгълүматны дәреслекләрдән генә түгел, ә фильмнардан, китаплардан, кешеләр белән аралашып та җыя. Дәресләрдә күп нәрсәне истә калдырырга һәм аңларга тырыша. 

– Мин педагогик сыйныфта укыйм. Психология һәм педагогика кебек фәннәр бик ошый, – дип сөйли укучы. – Безнең мәктәптә бик яхшы укытучылар бар. Алар кызыклы дәресләр үткәрәләр һәм киләчәк һөнәребезне билгеләргә ярдәм итәләр.

Сүз уңаеннан, Камилә инде киләчәк һөнәрен сайлаган. Ул педагогия университетына укырга керергә җыена.

– Мин рус телен, төп математика, җәмгыять белеме һәм инглиз теле буенча имтиханнар тапшырачакмын, – ди Камилә. – Хәзер төп максат – БДИны уңышлы тапшыру. Мәктәптә дә әзерләнәбез, онлайн мәктәпләрдә дә шөгыльләнәм, өстәмә әдәбият укыйм, тест биремнәрен чишәм. Интернет хәзер имтиханнарга яхшы әзерләнергә мөмкинлек бирә. Мәгълүмат күп. Әлбәттә, әзерлек күп вакыт таләп итә. Әмма ялкауланмаска һәм БДИны уңышлы тапшыру – киләчәккә юллама икәнен онытмаска кирәк. Ә киләчәгебезне без үзебез хәл итәбез. 

Камилә яхшы укучы гына түгел, чын активист та. Ул муниципаль, республика һәм Бөтенроссия конкурсларында һәм олимпиадаларында катнаша, «Юнармия» һәм «Алдынгылар хәрәкәте» әгъзасы, мәктәп сайтын алып бара, җырлый, бии, баскетбол һәм волейбол уйнарга ярата, күп укый, кулинария белән мавыга. 

– Минем өчен барлык җиңүләрем дә әһәмиятле, чөнки нәтиҗәгә ирешү өчен күп көч куям, – ди кыз. – Мәктәп елларында алган белемнәрем һөнәр алуда гына түгел, тормышта да ярдәм итәр, дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев