Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Игелек җирдә ятмый

"Көзге игелек атнасы" республика акциясе кысаларында район мәктәпләрендә кызыклы чаралар үткәрелде. Никольск мәктәбендә, мәсәлән, экология дәресендә көнкүреш калдыкларын юк итү проблемасы турында сөйләштеләр, "Тормыш игелек кылыр өчен бирелгән" темасына шигырь укучылар конкурсы булды. Йөгерү көнендә исә укучылар да, укытучылар да теләп катнашты. Укучылар шулай ук үзләре шефлыкка алган ветераннар янына...

"Көзге игелек атнасы" республика акциясе кысаларында район мәктәпләрендә кызыклы чаралар үткәрелде.
Никольск мәктәбендә, мәсәлән, экология дәресендә көнкүреш калдыкларын юк итү проблемасы турында сөйләштеләр, "Тормыш игелек кылыр өчен бирелгән" темасына шигырь укучылар конкурсы булды. Йөгерү көнендә исә укучылар да, укытучылар да теләп катнашты. Укучылар шулай ук үзләре шефлыкка алган ветераннар янына барып, хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр.
1нче мәктәпнең дүрт йөзгә якын укучысы мәктәп территориясе һәм аның янындагы паркны тәртипкә китерде. Җиденче класс укучылары "Республикам белән горурланам" дигән уен чарасы үткәрделәр.
Кузнечиха урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары иртәнге зарядка ясау буенча мастер-класс уздырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев