Иң яхшы рәсем өчен
Шәһәрдәге беренче урта мәктәп укучысы Анастасия Александрова “Минем әти-әнием полициядә эшли” Бөтенроссия рәсем конкурсының республика этабында беренче урынны алды.
Балалар арасында иҗади конкурс Җәмәгать советы ярдәме белән Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан уздырыла. Бу юлы жюрига эчке эшләр органнарында эшләүче әти-әниләренең авыр хезмәтен сурәтләгән рәсемнәр арасында иң яхшыларны сайлап алырга кирәк булды.
Жюри йомгаклары буенча, иң яхшы дип табылган өч рәсем арасына Анастасия рәсеме дә керде. Бу эшләр Бөтенроссия конкурсының финалында катнашачак.
Иҗади конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарихы музеенда булды.
Безнең районнан Софья Лазутина белән Виктория Ермишина (җитәкчеләре Наталья Кузнецова) актив катнашулары өчен грамоталар белән билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев