Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

И туган тел, и матур тел

Узган атна ахырында үткән җәмәгать советы утырышында Татарстан Республикасында 2004-2013 елларда ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру турында сүз барды. Утырыш эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Төп доклад белән утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина чыгыш ясады. Бу программада төп катнашучылар - мәгариф бүлеге һәм мәдәният бүлеге булуы билгеләп үтелде. Районда 23 гомумбелем бирү учреждениесе эшли. Мәктәпләрдә рус, татар һәм чуаш телләре өйрәнелә. Татар телен укучыларның 100 проценты да укый. Татар телендә белем бирүче 6 учреждение бар.
Районда 29 мәктәпкәчә белем учреждениесе эшли, аларның 5се - татар телендә. Балалар бакчалары заманча инновация белем бирү технологияләре, шул исәптән балаларны ике ТР дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методика комплекслары белән тәэмин ителгән.
Кешеләрне милли культура аша халык традицияләренә, төрле чаралар үткәреп актив иҗади эшкә җәлеп итү - мәдәни-күңел ачу учреждениеләр эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе. Мәсәлән, ел саен районда яшәүче халыклар фестивале, традицион Сабан туе, Абдулла Алишның туган көненә багышланган чаралар, Нәүрүз, Масленица халык бәйрәмнәре үткәрелә. Район Мәдәният йортының концерт залына ел саен төрле милләт кешеләре Пасха һәм Раштуа концертларына җыела. Балалар иҗат йорты тарафыннан үткәрелгән "Балалар борынгы Бөек Болгар җирендә" дигән музыкаль марафонда республика районнарыннан килгән бик күп кешеләр катнаша.
Район учреждениеләрендә халыкны ике дәүләт телендә кабул итәләр.
Докладчының чыгышына мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрһат Низамов өстәмәләр керттеләр. Мәктәпләрдә махсус кабинетлар оештырырга, электрон белем бирүгә, 1нче мәктәптә милли клуб оештыруга, төрле олимпиадалар, конкурслар үткәрелүенә аерым игътибар бирелде. 2020 елга кадәр төрле программалар һәм проектлар эшләнгән, алар ярдәмендә хәзер балалар сөйләм культурасы нигезләрен өйрәнә. "Ана теле" татар теленә дистанцион рәвештә өйрәтү проекты да колач җәя: хәзер мәктәп һәм балалар бакчасы педагоглары татар телен онлайн-мәктәпләрдә өйрәнәләр.
Китапханәләрдә төрле күргәзмәләр, тематик чаралар оештырыла.
Җәмәгать советы әгъзалары кабул ителгән карарда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә эш кәгазьләрен тутыруны, текстларның эчтәлеген, предприятие һәм оешмаларның документларын һәм вывескаларны "Дәүләт телләре турында" ТР Законы таләпләренә туры китереп башкарырга киңәш ителде. Мәгариф бүлегенә иң нәтиҗәле чараларны кулланырга, укытыла торган материалларны кабул ителгән стандартлар нигезендә тулысынча үзләштерүгә, ә мәдәният бүлегенә үзешчән сәнгатьнең күпмилләтле формаларын үстерүгә аерым игътибар бирергә кирәк.
Киңәшмәгә җыелган кешеләр алдында шулай ук район үзәк хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов туберкулез белән авыручыларны ачыклау һәм дәвалау буенча алып барылган эш турында сөйләде (бу мәсьәлә алдагы киңәшмәдә күтәрелгән иде). Хәзерге көндә туберкулез авыруы белән көрәшне көчәйтү буенча махсус штаб оештырылган, аның утырышында Казан белгечләре катнашкан. Шулай ук күпсанлы флюорография тикшерүләрен үткәрү нәтиҗәсендә берничә туберкулез белән авыручыны иртә стадиядә үк ачыклаганнар. Хәзер безнең районга күчмә флюорограф китерү бурычы куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев