Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Саитова Ольга Александровна, шәһәрдәге "Колосок" балалар бакчасы тәрбиячесе, Шишкин Андрей Николаевич, физкультура укытучысы, Виноградова Гөлнара Алимҗан кызы, Болгардагы 2нче урта мәктәп директорының методик эшләр буенча урынбасары, Курзаева Марина Евгеньевна, инглиз теле укытучысы, Авдеева Наталья Геннадьевна, Болгардагы 1нче урта мәктәпнең биология укытучысы, Фәйзетдинова Гөлфия Минвакыйф кызы, Антоновка урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Гаязова Лилия Мансур кызы, Болгардагы санаторий мәктәп-интернат укытучысы, Лихачева Любовь Анатольевна, Болгардагы махсус (коррекция) мәктәп-интернатның авыл хуҗалыгы хезмәте укытучысы, - үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш кертүләре һәм белем бирү системасындагы күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен;

Рачков Павел Михайлович, укытучы, Рачкова Наталья Александровна, Спас тармак технологияләре техникумы директоры урынбасары, - урта һөнәри белем бирү системасында күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен.

"Актив гражданлык позициясе һәм патриотизм өчен" медале белән бүләкләнделәр:

Эзләнү отрядлары җитәкчеләре, Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Алексеевич Андреянов, Савинов Евгений Викторович, кадетлар мәктәп-интернат укытучысы.

Район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Павликова Елена Ильинична, санаторий мәктәп-интернат тәрбиячесе, - интернат учреждениесе шартларында күп еллык намуслы хезмәте һәм балалар коллективын туплауга, иҗади мөмкинлекләрне үстерүгә керткән зур өлеше өчен;

Җамалиева Мәдинә Якуп кызы, Иске Рәҗәп урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, Макарова Галина Александровна, Болгардагы махсус (коррекция) мәктәп-интернат логопеды. Кузнецова Наталья Владимировна, Болгардагы 1нче урта мәктәпнең сынлы сәнгать укытучысы, - белем бирү системасында күп еллык намуслы хезмәтләре, югары профессионализм өчен.

Мәгариф бүлеге Мактау грамотасы белән бүләнләнделәр:

Марянина Мария Валентиновна, Болгардагы махсус (коррекция) мәктәп-интернат тәрбиячесе, Ловчева Галина Ивановна, Кузнечиха балалар бакчасы тәрбиячесе, Аверьянов Василий Васильевич, Бураково урта мәктәбенең физкультура укытучысы, Алиев Александр Владимирович, Красная Слобода урта мәктәбенең физкультура укытучысы, Хәмидуллина Рузинә Хафиз кызы, Иске Рәҗәп урта мәктәбе китапханәчесе. Аларның үсеп килүче яшь буынга тәрбия һәм белем бирүдәге күп еллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре әнә шулай бәяләнде.

* * *

Укытучыларның традицион август киңәшмәсендә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлек смотр-конкурсына йомгак ясалды һәм белем бирүне оештыру эшендә яхшы материаль-техник шартлар булдырырга тырышулары өчен иң яхшы коллективлар билгеләп үтелде.

Районда урта белем бирү мәктәпләре арасында Өчкүл мәктәбенә - беренче урын, Иске Рәҗәп мәктәбенә - икенче, Бураково мәктәбенә өченче урын бирелде. Аларга Мактау грамоталары 15 мең, 10 мең һәм 8 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Төп мәктәпләр арасында Красная Слобода мәктәбе җиңеп чыкты, икенче урында Кузнечиха мәктәбе, ә өченче урынны Иж-Борискино һәм Аграмак мәктәпләре бүлеште. Бу коллективлар шулай ук Мактау грамотасына, 10 мең, 8 мең һәм 6 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында шәһәрнең" Антошка" балалар бакчасы иң яхшылардан табылды. Икенче һәм өченче урыннарны Ким һәм Гусиха балалар бакчасы алды. Аларга 10 мең, 8 мең һәм 6 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Мәктәп яны участокларында зур эш башкарулары өчен Никольск урта мәктәбе 5 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде, Антоновка Ким мәктәпләре, Красная Слобода һәм Иске Рәҗәп мәктәпкәчә учреждениеләр 3 мең сумлык сертифатка ия булдылар.

фото http://fos.ucoz.es/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев