Мәгариф
Хәерле сәгатьтә!
Кичә район мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын белдереп кыңгырау чыңлады.
Классларда беренче дәресләр узды. Кемдер укуын дәвам итсә, кемнәрдер серле белем иленә яңа гына сәяхәткә кузгалды, ягъни беренче класска укырга керде. Уку программасын үзләштерү өчен никадәр көч, түземлек һәм сабырлык таләп ителә. Әйе, кулга белем турында аттестат алып чыкканчыга кадәр...
Кичә район мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын белдереп кыңгырау чыңлады.
Классларда беренче дәресләр узды. Кемдер укуын дәвам итсә, кемнәрдер серле белем иленә яңа гына сәяхәткә кузгалды, ягъни беренче класска укырга керде. Уку программасын үзләштерү өчен никадәр көч, түземлек һәм сабырлык таләп ителә. Әйе, кулга белем турында аттестат алып чыкканчыга кадәр күп тырышырга, зур сынаулар аша үтәргә туры киләчәк. Тантаналы мәктәп линейкаларында укытучыларга, балаларның әти-әниләренә дә уңышлар гына юлдаш булуын теләделәр.
Иртәдән яңгыр яуганлыктан, линейкаларны быел урамда үткәрә алмадылар. Әмма моңа карап кына бәйрәмнең әһәмияте кимемәде. Башка еллардагы кебек, беренче класска керүчеләргә игътибар зур булды. Быел, мәсәлән, 158 малай һәм кыз мәктәп бусагасын тәүге кат атлап керде. Шәһәрдәге 2нче урта мәктәп укытучылары Наталья Амукова белән Людмила Балакирева 62 баланы язарга, хәреф танырга өйрәтәчәк. Линейкада катнашучыларның барысын да Белем көне белән мәктәп директоры Людмила Борюшкина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, ата-аналар исеменнән Марина Шмырина котлады. Мәктәптә беренче кыңгырауны беренче класс укучысы Ирина Лукашина һәм аның унберенче класста укучы абыйсы Алексей чыңлаттылар.
Хәерле сәгатьтә, укучылар һәм укытучылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев