1нче шәһәр урта мәктәбенең 10 классында "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дигән парламент сәгате үткәрелде. Бу көнне укучылар янына шәһәр һәм район Советлары депутаты, район башлыгы Камил Нугаев кунакка килде.
Владимир Корнилов
Күп тә үтмәс, хәзерге өлкән класс укучылары тавыш бирүдә катнашып кына калмыйча, аларның үзләрен дә сайларлар, шуңа күрә мөстәкыйль тормышка...
1нче шәһәр урта мәктәбенең 10 классында "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дигән парламент сәгате үткәрелде. Бу көнне укучылар янына шәһәр һәм район Советлары депутаты, район башлыгы Камил Нугаев кунакка килде.
Владимир Корнилов
Күп тә үтмәс, хәзерге өлкән класс укучылары тавыш бирүдә катнашып кына калмыйча, аларның үзләрен дә сайларлар, шуңа күрә мөстәкыйль тормышка аяк басканда аларга дәүләт власте һәм аның структуралары турында яхшы белергә кирәк булачак. Бу турыда укучыларга аларның ярдәме белән класс җитәкчесе Ирина Ергачева сөйләде. Дәрестә парламент, Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Федераль Җыелыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының нидән гыйбарәт булуы турында сүз барды. Шулай ук дәүләт төзелеше, хакимиятнең вәкаләтле, башкарма, суд органнары һәм җирле үзидарә системасы, кеше һәм гражданинның хокуклары һәм ирекләрен илебезнең төп законы - иң зур юридик көчкә ия булган Конституция билгеләве ассызыклап үтелде.
Бу дәрескә әзерләнгәндә укучыларга төрле өй эшләре бирелде, алар аны уңышлы башкарып чыкканнар. Мәсәлән, республиканың Дәүләт Советы структурасын өйрәнгәннәр, кайбер депутатлар һәм дәүләт эшлеклеләренең биографиясен өйрәнеп, бу турыда дәрестә сөйләделәр.
Җирле хакимият, депутатлар корпусы роленә дә зур игътибар бирелде. Мәсәлән, "Әгәр мин депутат булсам..." дигән темага иншалардан өзекләрне һәркем кызыксынып тыңлады. Кайберләре бу теманы менә ничек яктырткан:
"...безнең шәһәрдә зур үзгәрешләр булыр иде, мин шәһәр халкын чисталыкны сакларга, өйләрне матурайтырга, ә өй янында балалар мәйданчыклары ясарга өндәр идем..."
"...мин шәһәрдә яшьләр белән бертигез дәрәҗәдә аралашып, аларның проблемаларын күрә белгән һәм аларны хәл итәргә тырышкан хезмәтләр һәм бәйсез яшьләр газетасы булдырыр идем..."
"...күбрәк парклар һәм яшьләр өчен күңел ачу үзәкләре төзер идем. Спорт белән шөгыльләнер урыннарыбыз җитәрлек, ә менә мин Болгарда
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев