Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Горурланырлык тарихыбыз бар

Язгы каникуллар вакытында Антоновка урта мәктәбе базасында районның алтынчы "Яшь тикшерүче" фәнни-практик конференциясе булды.

Анда катнашучылар арасында былтыр Болгар музей-тыюлыгы, Балалар иҗат йорты игълан иткән Бизнә фетнәсенең 150 еллыгына һәм шәһәребезнең 230 еллыгына багышланган конкурста җиңүчеләр бар иде. Конкурс "Әдәби иҗат", "Рәсем" кебек номинацияләр буенча берничә этапта үткәрелде.
Башта конференциядә катнашучылар мәктәп музеенда укучылар үткәргән экскурсиядә булдылар. Мәктәпнең элеккеге алпавыт утары йортында урнашуы, Антоновка авылының 1861 елгы Антон Петров җитәкчелегендә фетнәнең үзәге булып торуы аерым билгеләп үтелде. Шулай итеп, авыл халкына горурланырлык сәбәпләр җитәрлек.
Аннары сүз конкурс җиңүчеләренә һәм призёрларына бирелде. Иж-Борискино мәктәбе укучысы Альбина Бахитованың чыгышы истә калырлык булды, ул үзенең докладында еракта калган вакыйгаларны тәфсилләп яктыртып үтте. Үзенең чыгышын хәзерләгәндә ул республика архивлары материалларын да кулланган.
Никольск мәктәбе укучысы Анастасия Аблязова үзенең чыгышын Антон Петровның тормышын өйрәнүгә багышлаган. 1нче мәктәптән Алинә Сафина бу теманы дәвам итте, ә Иске Рәҗәптән Гөлнара Исламова аның истәлегенә "Батыр яклаучы" дигән шигырь иҗат иткән.
Үзләренең эш темасы итеп Болгар тарихын сайлаучыларның чыгышлары да истә калырлык булды. Екатерина Исаева (1нче мәктәп), мәсәлән, барысын да хәзерге шәһәр буенча сәяхәткә чакырды, аның күренекле кешеләре турында сөйләде. Лилия Хәмидуллина (Иске Рәҗәп) һәм Наталья Кузьмина (Полянка) чыганакларга мөрәҗәгать итеп, борынгы риваятьләрне искә төшерделәр. Эшләрнең барысы да югары бәяләнде.
"Веснушки" мәктәп фольклор ансамбле да тамашачыларга шактый күңелле мизгелләр бүләк итте. Укучылар үзләре борынгы халык җырлары, такмаклар җыялар, төрле йолаларны өйрәнәләр һәм аларны тамашачылар алдында күрсәтләр. Марина Чегодаева, Катя Шамаева, Илья Макаров чыгышын барысы да алкышлап кабул иттеләр.
Конференциядә катнашучыларны мәгариф бүлегенең баш белгече Әлфирә Игламова, Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин, Антоновка авыл җирлеге башлыгы Владимир Фролов сәламләде. Алар туган якны өйрәнүчеләргә эшләрендә зур уңышлар теләделәр.
Чара авыл үзәгендәге Антон Петров һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция