Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эшендә уңышлар телибез

2нче мәктәпнең 1Б классы ата-аналары. Менә тагын бер уку елы тәмамланып килә. Әле кайчан гына балаларыбыз беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән иде, инде менә беренче уку елы үтеп тә китте. Бу вакыт эчендә шатлык-борчулар да, уңышлар да, авырлыклар да шактый булды. Балаларга белем дөньясына беренче адымнарын ясарга остазлары Валентина...

2нче мәктәпнең 1Б классы ата-аналары.
Менә тагын бер уку елы тәмамланып килә. Әле кайчан гына балаларыбыз беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән иде, инде менә беренче уку елы үтеп тә китте.
Бу вакыт эчендә шатлык-борчулар да, уңышлар да, авырлыклар да шактый булды. Балаларга белем дөньясына беренче адымнарын ясарга остазлары Валентина Александровна Грызунова ярдәм итте. Аның җитәкчелегендә балаларыбыз күп нәрсәгә өйрәнделәр.
Әлифба белән хушлашу бәйрәме аеруча истә калырлык булды. Балалар җырладылар, шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, төрле биремнәр башкардылар. Аларга кунакка әкият геройлары килде. Рәсемнәр, төрле әйберләр, плакатлар, компьютер графикасы конкурсларында актив катнашкан балаларга грамоталар тапшырдылар.
Балаларыбыз ирешкән уңышларда үз эшен, мәктәбен, укучыларын яраткан Валентина Александровнаның да өлеше зур. Без барыбыз да аңа бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев