Болгарның икенче мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады
Унберенче сыйныф укучылары мәктәп белән хушлаштылар.
Бүген шәһәрнең икенче урта мәктәбендә зур чара узды: укучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Күпчелек балалар өчен тантаналы линейкадагы кыңгырау чираттагы уку елының тәмамлануын һәм җәйге каникулларның башлануын гына билгеләде, ә менә унберенче сыйныф укучылары мәктәп белән мәңгегә саубуллаштылар.
Аларны истәлекле вакыйга белән котларга туганнары, педагоглары, район хакимияте вәкилләре килде.
Укучыларга Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, 2нче мәктәп директоры Арина Земскова, сыйныф җитәкчеләре хәер-фатиха сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Беренче сыйныф укучылары да аларны чын күңелдән шигырьләре белән котладылар.
Унберенче сыйныф укучылары һәм тугызынчы сыйныф укучылары да бурычлы булып калмадылар: алар үзләренең укытучыларына рәхмәт әйттеләр, аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Мәктәпне тәмамлаучылар башкарган традицион вальс чарага тагын да ямь өстәде.
Ә бәйрәм балаларның олы тормышка аяк басуын һәм якты киләчәккә өмет белдергән ак күгәрченнәрне күккә очыру белән тәмамланды.
Фото: Марина Зайцева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев