Болгарда рус теле һәм әдәбияты укытучылары утырышы узды
Санаторий интернат-мәктәбе укытучыларының ике практик дәресе тәкъдим ителде.
Болгар санаторий-интернат мәйтәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы узды.
Семинарда катнашучылар игътибарына санаторий интернат-мәктәбе укытучыларының ике гамәли ачык дәрес тәкъдим ителде. Дәресләрне беренче квалификация категориясе укытучысы Татьяна Зуйкова һәм беренче квалификация категориясе укытучысы Ирина Алексеева үткәрде.
Күрсәтелгән дәресләрдән соң педагоглар дәресләргә анализ ясадылар.
Хезмәттәшләре дәресләргз югары бәя бирделәр.
Әлеге дәресләр укучыларның функциональ белемнәрен үстерүгә ярдәм итте.
Методик киңәшмәдә район методик берләшмәсе җитәкчесе Ольга Сафина чыгыш ясады.
Мәгариф бүлеге методисты Елена Мартынова Спас районы мәктәп укучыларының рус теле буенча 2022 елда Бөтенроссия тикшерү эшләренең нәтиҗәләре белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев