Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Болгарда иң яхшы укучыны сайладылар

Конкурс шәһәрнең беренче мәктәбендә узды.

Болгарда «Ел укучысы – 2026» муниципаль конкурсы узды. Чара ел саен Спас районының сәләтле, иҗади һәм инициативалы укучыларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен үткәрелә.

Быел конкурска 9 мәктәптән 18 укучы җыелды. Портфолионы бәяләгән читтән торып уздырылган этаптан соң финалга 16 кеше чыкты. Аларга берничә сынау үтәргә туры килде: «Белем — көч» интеллектуаль уены сорауларына язмача җавап бирергә, «Укучыдан лайфхак» видео-презентациясен тәкъдим итәргә һәм иҗади эшләрен якларга. 4-9 сыйныф укучылары өчен тема – Россия халыкларының бердәмлеге елы, өлкән сыйныф укучылары өчен — Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы булды.

Конкурста абсолют җиңүчеләр булдылар:

  • 4-5 сыйныфлар арасында — Виктория Борюшкина, Болгарның 2нче мәктәбенең 4а сыйныфы укучысы;
  • 6-9 сыйныфлар арасында — Иске Рәҗәп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Руфинә Минсафина;
  • 10-11 сыйныфлар арасында — Ирина Лукашина, Болгарның 2нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

Номинацияләрдә җиңүчеләр дип танылдылар:

  • Варвара Сычева, 4 класс, Өчкүл мәктәбе;
  • Алена Романова, 4а сыйныфы, Болгарның 2нче мәктәбе;
  • Семен Борискин, 6 класс, Өчкүл мәктәбе;
  • Анна Алиева, 7 класс, Никольск мәктәбе;
  • Данил Сафин, 9 класс, Бураково мәктәбе;
  • Дарья Горшкова, 8 класс, Антоновка мәктәбе;
  • Арина Растворова, 6 класс, Ким мәктәбе;
  • Рушан Габделбәров, 9 сыйныф, Бураково мәктәбенең Көек авылындагы филиалы;
  • Ника Сорока, 8 класс, Полянка мәктәбе;
  • Дарья Маничева, 7а сыйныфы, Болгарның 2 нче мәктәбе;
  • Валерия Федорова, 10 класс, Никольск мәктәбе;
  • Софья Шмелева, 10а сыйныфы, Болгарның 1нче мәктәбе;
  • Роман Завьялов, 10 сыйныф, Болгар кадет интернат-мәктәбе.

Конкурс «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узды. Финалга чыгучыларның барысы да югары әзерлек, талант һәм белемгә омтылыш күрсәттеләр.

Тулырак: https://spas-rt.ru/news/obrazovanie/v-spasskom-raione-vybrali-ucenika-goda-2026
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев