Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Болгарда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы уза

Конкурста муниципаль этапта җиңгән педагоглар катнаша.

Болгарда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы уза Конкурста муниципаль этапта җиңгән педагоглар катнаша. Ике көн дәвамында Аксубай, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Спас районнары укытучылары компетентлы жюри хөкеменә дәрес һәм мастер-класс тәкъдим итәчәкләр. Безнең район исеменнән икенче шәһәр мәктәбенең тарих укытучысы Светлана Потапова һәм Өчкүл мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Платонова чыгыш ясый. Ул, яшь педагог буларак, «Педагогик дебют» номинациясендә катнаша. Кичә безнең конкурсантлар барлык сынауларны да лаеклы үттеләр. Светлана Потапова үзенең мастер-классында хезмәттәшләре белән сортерлар (таблицалар) ярдәмендә язма тарихи чыганакларны өйрәнү тәҗрибәсен уртаклашты.

"Сортерлар мәгълүматны ачыкларга, интерпретацияләргә һәм аңларга ярдәм итә, белемне арттыра", - дип сөйли Светлана Александровна. 

Ә яшь педагог Светлана Платонова конкурста катнашучыларга үзенең "Дәрес конструкторы" эшләнмәсен кулланып, дәресне ничек дөрес һәм кызыклы итеп үткәрү турында сөйләде. 

«Мондый конструкторны һәр педагог үзе ясый ала. Анда дәреснең максатлары, бурычлары, барышы, ирешергә теләгән нәтиҗәләр языла. Бу укытучы өчен үзенә күрә шпаргалка кебек», - ди Светлана Николаевна. 

Шул ук вакытта 2нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлназ Фәйзиева Нурлатта узган «Ел укытучысы» зона этабында безнең район данын яклады. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. Зона этабында җиңүчеләр конкурсның республика этабында катнашу өчен җибәреләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев