Күптән түгел кадетлар интернат-мәктәбендә тантаналы чаралар булып үтте, бу бәйрәм мәктәпнең оешуына биш ел тулуга багышланды.
Коллектив үзенә тапшырылган бурычларны яхшы аңлап эшли. Биредә укучыларга интеллектуаль, культура, физик һәм әхлак тәрбиясе бирү, егетләрне Кораллы Көчләр сафында хезмәткә хәзерләү беренче урынга куелган. Укытучылар һәм тәрбиячеләр бер максат, бер омтылыш белән яшиләр. Ә бит мәктәп ачылганда аларның барысына да эшне буш урыннан башлап җибәрергә туры килә.

Биш ел буе мәктәпкә Земфира Әхмәдуллина җитәкчелек итте, хәзерге вакытта аны Евгений Марянин алыштырды. Тәҗрибәләре зур булмаса да, коллективның үз традицияләре бар. Мәсәлән, сафларга һәм җырга смотр, кадетларның тантаналы ант кабул итүләре, Ватан Батырлары көне, Сугышчан дан көне, хәрби-спорт уеннары зур оешканлык белән үтә. Мәктәптә Сергей Пивоваров җитәкчелегендә тынлы оркестр оештырылды, ул хәзергә районда бер генә. Коллектив җәмәгать эшендә дә актив катнаша, ә кадетларның чыгышы район күләмендә үткәрелгән чараларга ямь өсти.
Боларның барысы да укучыларны патриотлык, югары әхлак, Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләргә ярдәм итә.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов чыгыш ясады, алар мәктәп коллективын бу истәлекле көн белән котладылар, эшләрендә, укуларында, барлык башлангычларда уңышлар теләделәр.
Ә бишенче класс укучылары мәктәпкә биш ел тулу уңаеннан юбилей тортында кабызылган шәмнәрне сүндерделәр. Аларның теләкләре барысы да чынга ашсын!
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев