Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Безнең яраткан укытучыбыз

Безнең мәктәптә әйбәт укытучылар аз түгел, аларның дәресләрен без һәрвакыт көтеп алабыз, ләкин бүген класс җитәкчебез Ирина Викторовна Ергачёва турында сөйлисебез килә.

1нче шәһәр мәктәбенең
6 "Б" класс укучылары.
Ирина Викторовна - бик таләпчән укытучы. Ул бездән дәрес материалларын яхшы итеп үзләштерүебезне таләп итә, уйлый белергә, тәртипле булырга өйрәтә. Укытучыбыз алып барган инглиз теле дәресләре сизелми дә үтеп китә. Ирина Викторовна яңа материалны мавыктыргыч итеп аңлата белә, дәрес темасы белән генә чикләнеп калмыйча, төрле илләр, бигрәк тә Англия һәм Америка турында күп кенә кызыклы яңалыклар белән таныштыра. Ә без укытучыбызны борчымас өчен мөмкин кадәр яхшырак укырга тырышабыз.
Укытучы эше җиңел түгел, ә класс җитәкчесе булу икеләтә авыр, чөнки моның өчен оста психолог та булырга кирәк. Икенче төрле әйткәндә, укытучы һәр укучыны аңлый белергә, кемнедер шелтәләп алырга, икенчеләрен, киресенчә, кызганырга тиеш. Ирина Викторовна-сабыр холыклы, укучыларга карата игътибарлы кеше, ул безгә төрле проблемаларны хәл итәргә булыша. Ә класста андый хәлләр гел булып тора.
Мәсәлән, кайвакыт кызлар бер-берсе белән уртак тел таба алмыйлар, мондый вакытта класс җитәкчебез үзенә генә хас осталык белән аларны дуслаштыра белә. Әгәр класска яңа укучы килеп, беренче вакытларда коллектив аны кабул итә алмаса, ул барыбызны да җыеп, яңа коллективта бу укучыга да кыен булуын аңлата һәм игътибарлырак булуыбызны үтенә. Әлбәттә, без укытучыбызның сүзен тыңлыйбыз, ялгышыбызны төзәтергә тырышабыз.
Безнең кайбер укучылар ашханәгә йөрми. Укытучыбыз барысын да күреп, белеп тора һәм аларның берсе дә игътибардан читтә калмый, ул вакытында ашауның организмга файдалы булуын төшендерә белә. Бала күңелен тирән аңлаган укытучыбызның безгә хөрмәт белән каравын сизеп торабыз, шуңа күрә без аны үзебез дә хөрмәт итәбез.
Ирина Викторовна безнең мәктәптә күп еллар эшли, ул монда институтны тәмамлагач та килә. Үзе укытып чыгарган классларны һәрвакыт сагынып искә ала. Элеккеге укучылары да онытмыйлар, аның янына килеп, уңышлары, тормышлары турында сөйлиләр.
Без дә мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басарбыз, төрле һөнәрләр алырбыз. Тормышта кем генә булсак та туган мәктәбебезне, бигрәк тә укытучыбыз Ирина Викторовнаны онытмабыз. Ул да уңышларыбызга шатланып, уңышсызлыкка очрасак, безнең өчен борчылып торыр.
Апрель башында Ирина Викторовна үзенең юбилеен билгеләп үтә. Без аны шушы истәлекле бәйрәм белән котлап, нык сәламәтлек, эшендә зур уңышлар телибез. Без, аның укучылары, мәктәпне тәмамлаганчы аның безнең белән калуын телибез.
Рәсемдә: яраткан укытучыбыз белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев