Кадетлар мәктәп-интернатының 11нче класс укучысы Надежда Москвичеваның һәм аның фәнни җитәкчесе - тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Дмитрий Ключников белән берлектә әзерләгән эше Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениләре укучыларының "ЭЙДОС БЕЗОПАСНОСТИ" тормыш иминлеге нигезләре буенча секцияләрнең берсендә иң яхшыларның берсе дип табылды.
Олег ПАХОМОВ
Чараны Идел буе федераль округының Советлар...
Кадетлар мәктәп-интернатының 11нче класс укучысы Надежда Москвичеваның һәм аның фәнни җитәкчесе - тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Дмитрий Ключников белән берлектә әзерләгән эше Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениләре укучыларының "ЭЙДОС БЕЗОПАСНОСТИ" тормыш иминлеге нигезләре буенча секцияләрнең берсендә иң яхшыларның берсе дип табылды.
Олег ПАХОМОВ
Чараны Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы оештырды. Әлеге уку йорты безнең төбәктәге иң яхшы уку йортларының берсе булып санала һәм Гани Бакый улы исемен очраклы гына йөртми. Республикабызның Сарман районында туып-үскән гвардия генерал-майоры Сафиуллин Советлар Союзы Герое исеменә 1943 елның 26 октябрендә лаек була. Хәрби частьләр белән оста җитәкчелек иткәне, кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәткәне өчен аңа СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла.
Конференциядә катнашырга теләүчеләрнең саны йөздән артып китсә дә, финалга бары тик 30 кеше генә чыга алды. Төрле районнардан килгән укучылар жюри каравына иминлек темаларына багышланган фәнни-тикшеренү эшләре белән бергә 1Т-технологияләр өлкәсендәге проектларны да тәкъдим иттеләр.
Жюри ролен исә республикадагы югары уку йортларының иң яхшы ОБЖ укытучылары үтәде. Надежда үзенең фәнни җитәкчесе белән конференциядә катнашу өчен "Хәрби-патриотик клубның шәхескә тәрбия, белем бирү һәм төрле яктан үстерүдәге роле" дигән темага зур эш әзерләгән. Конференциянең читтән торып уздырылган этабы барышында жюри аның эшен югары бәяләгән һәм алдагы этапта катнашу мөмкинлеге биргән. Надежда үз эшен Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә урнашкан кадетлар корпусында яклаган.
Укучы кыз белән укытучының тырышлыгына югары бәя бирелгән һәм алар лаеклы рәвештә беренче урынга лаек булган. Аларның проекты кадетлар мәктәп-интернатында эшләп килүче "Вектор" хәрби-патриотик клуб эше материалларына нигезләнеп эшләнгән. Әлеге клубта ел әйләнәсендә бик күп файдалы эшләр башкаралар. Туристик походларга чыгалар, эзләнү эшләрендә катнашалар, башка әһәмиятле чаралар оештырыла. Дмитрий, мәсәлән, парашютчы-десантчылар әзерләү буенча түгәрәк оештырган. Аның җитәкчелегендә шөгыльләнүче кадетларның берничәсе Казан янында гына урнашкан Коркачык аэроклубына барып берничә тапкыр парашют белән дә сикергән. Озакламый әлеге түгәрәк республиканың "Ватан" хәрби-патриотик берләшмәсендә тиешенчә теркәлергә тиеш.
Башта Надежда мондый төр клубны оештыруның нинди зур әһәмияткә ия булуын теоретик яктан нигезләп раслаган, аннары фотоальбом ярдәмендә моны кадетлар мәктәп-интернаты мисалында тагын бер кат ачык итеп күрсәткән.
Безнең кадетлар мәктәбе вәкилләренә тантаналы шартларда беренче дәрәҗәле диплом һәм кубок тапшырылды. Аларны бу зур җиңү белән якташыбыз - чик буе гаскәрләре ветераны, капитан Рәшит Вилданов та кайнар котлады. Йолдыз авылында туып-үскән Рәшит шактый еллар Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримовның тән сакчысы булып хезмәт иткән, хәзер Түбән Камада яшьләрне армиядә һәм хокук саклау органнарында хезмәт итүгә әзерли. Якташыбыз турындагы язма безнең газетада да басылып чыккан иде.
Шунысын әйтергә кирәк, конференциядә катнашучылар һәм жюри әгъзалары бу чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын, кадетларның яхшы әзерлекле булуын, корпусның бар таләпләргә туры килерлек итеп җиһазландырылуын, гомумән, бөтен шартларның тудырылуын билгеләп үттеләр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев