Күптән түгел Татарстан журналистлары көне билгеләп үтелде. Бу көн юкка гына уртак бәйрәм булып саналмый, чөнки даими басмалардан башка безнең тормышны күз алдына да китереп булмый. Ә кешеләр газета битләрендә теге яки бу вакыйгага карата үз фикерләре белән уртаклашалар, якыннары турында сөйлиләр.
Айсылу Исмәгыйлева,
Кузнечиха урта мәктәбенең 9 класс укучысы....
Күптән түгел Татарстан журналистлары көне билгеләп үтелде. Бу көн юкка гына уртак бәйрәм булып саналмый, чөнки даими басмалардан башка безнең тормышны күз алдына да китереп булмый. Ә кешеләр газета битләрендә теге яки бу вакыйгага карата үз фикерләре белән уртаклашалар, якыннары турында сөйлиләр.
Айсылу Исмәгыйлева,
Кузнечиха урта мәктәбенең 9 класс укучысы.
1997 елда безнең мәктәпнең яшь хәбәрчеләр түгәрәге үз эшен нәкъ шундый девиз астында башлап җибәргән иде. Нинель Мәсгут кызы Садриева җитәкчелегендә укучылар авыл тормышында актив катнашып, актуаль проблемаларны күтәрделәр, авыл һәм мәктәп тормышы турында сөйләделәр.
Авылдагы вакыйгалар турында язу теләге бик зур була. 1998 елда "Юнкор"лар эше "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасының ел саен иң актив авторларга бирелә торган газетаның беренче редакторы Андрей Бурумов исемендәге премия белән билгеләп үтелде.
Ә 1999 елда Олеся Питеркина белән Екатерина Швецова "Алтын каләм" IV балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестивалендә җиңеп, Идел буенча "Борис Полевой" теплоходында сәяхәт иттеләр. Бу җиңү башкаларны да канатландырып җибәрде: кызлардан үрнәк алып, яшь хәбәрчеләр эшкә тагын да активрак тотындылар һәм тагын алты тапкыр бу фестивальнең призеры исемен яуладылар. Надежда Максимова, Анастасия Сарандаева, Ильмира Җәләева, Светлана Потапова, Ольга Крылова, Ирина Валякина җиңүеннән соң, 2006 елда тагын безнең хәбәрче - Нәфис Мөхәммәтгалиев җиңеп чыга.
- Яшь хәбәрчеләребез бик мавыгып эшләделәр, - дип искә ала Нинель Мәсгут кызы, - безнең түгәрәкнең эше белән хәтта "Новая жизнь" газетасы юбилеена килгән Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова да кызыксынды...
Нинель Мәсгут кызы үзе дә мәктәп елларыннан бирле район газетасы белән хезмәттәшлек итте, ике тапкыр - 1998 һәм 2000 елда беренче редактор исемендәге премиягә лаек булды.
2014 елда түгәрәк үзенең эшен яңадан башлап җибәрде, хәзер аның белән Анастасия Николаевна Шәмсетдинова - кайчандыр "Алтын каләм" фестивалендә җиңеп чыккан Настя Сарандаева җитәкчелек итә.
Кечкенәдән журналист булырга хыялланганлыктан, мин бу түгәрәккә беренчеләрдән булып язылдым. Социаль челтәрләрдә түгәрәккә элек йөрүчеләр һәм "Алтын каләм" җиңүчеләре белән аралашу миндә зур тәэсир калдырды. Кемдер бу шөгыльне үзенә һөнәр итеп сайлаган һәм фестивальнең елдан-ел үсеш алуы шатландыра. Бу дәвердә анда йөзләгән укучы катнашкан, йөзләгән кеше анда җиңеп чыгарга хыяллана. Фестиваль заман таләпләренә җавап бирә һәм анда катнашып, һәркем үзе өчен яңалык таба ала.
Һичшиксез, фестивальнең максаты элеккечә калган - яшь журналистларга ярдәм итү, бу эшнең нечкәлекләре белән таныштыру, һәр укучыга үз-үзен күрсәтергә мөмкинлек бирү.
"Алтын каләм" - үз сәләтеңне күрсәтү, мәртәбәле журналистлар һәм кызыклы кешеләр белән аралашу, яңа тәэсирләр алу өчен менә дигән мөмкинлек ул.
Ә бу мавыктыргыч дөньяга беренче адымнарны безнең түгәрәк әгъзалары район газетасы һәм "Алтын каләм" ярдәме белән ясый. Быел фестиваль егерменче тапкыр үткәрелә, ел саен аның сафларына туган республикага, туган иленә файда китерергә теләгән инициативалы яшьләр кушыла.
Киләчәктә дә уңышлар сиңа, фестиваль!
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев