Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Барыбыз да бер гаилә

Константин Черняев, 8 класс укучысы. Татарстан җире урманнарга, елгаларга бай. Шулай да аның иң зур байлыгы -дус һәм тату гомер кичерүче халкы. Бу күркәм традиция борынгы заманнардан ук башланып, гасырлар буе килә. Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту процессы әлегә кадәр дәвам итә. Республикада күп милләт вәкилләре - руслар, татарлар, чуашлар, удмуртлар, мордва,...

Константин Черняев,
8 класс укучысы.
Татарстан җире урманнарга, елгаларга бай. Шулай да аның иң зур байлыгы -дус һәм тату гомер кичерүче халкы. Бу күркәм традиция борынгы заманнардан ук башланып, гасырлар буе килә. Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту процессы әлегә кадәр дәвам итә.
Республикада күп милләт вәкилләре - руслар, татарлар, чуашлар, удмуртлар, мордва, мари, башкортлар, украиннар, белоруслар, еврейлар, немецлар һәм башкалар яши. Шулай ук аварлар, осетиннар, ассириялеләр, калмыклар һәм башка бик күп милләт кешеләре дә бар. Соңгы елларда әрмәннәр, азәрбайҗаннар, таҗиклар, вьетнамлылар, төрекләр саны бермә-бер артты. Төзелеш объектларында, сатуда, транспорт өлкәсендә шактый чит ил кешесе эшли.
Татарстанда төрле милләтләрнең мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен саклауга зур игътибар бирелә. Чуаш халкының борынгы "Уяв" хор фестивале, "Чуаш сандугачы" фестивале, рус фольклорының "Каравон" фестивальләре моңа бер дәлил булып тора. Сабантуй, Май бәйрәме, Раштуа, Семык, Балтай бәйрәмнәре дә төрле милләт кешеләрен берләштерә.
Мин милләтара каршылыклар һәм гаугалар булмаган республикада яшәвем белән горурланам. Руслар, чуашлар, татарлар бердәм гаилә булып яшәгән безнең Аграмак авылы моның ачык бер үрнәге булып тора. Татар гаиләләренең православие гореф-гадәтләренә, ә рус гаиләләренең - мөселман традицияләренә хөрмәт белән каравы беркем өчен дә гаҗәп түгел. Шулай ук төрле милләтләрдән торган гаиләләр дә аз түгел. Алар барысы да уртак тел табып яши. Илдәге бердәмлек һәр гаиләдә, һәр йортта, һәр авылдагы татулыктан барлыкка килә. Ә без бу бердәмлекне, тынычлыкны кадерләп сакларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иншалардан