Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Балалар иҗат йортында «Ачык дәресләр атнасы» узды

Атна азагында педагогларга осталыкларын камилләштерү буенча киңәшләр бирделәр.

Болгар Балалар иҗат йортында «Ачык дәресләр атнасы» узды. Чараның максаты – педагогик тәҗрибәне күрсәтү һәм өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри күнекмәләрен арттыру булды. Чара программасында бик күп кызыклы очрашулар уздырылды. 

«Развивай-ка» берләшмәсе педагогы Юлия Гатина үткәргән «Бәхет кошы» иҗат дәресендә балалар рәсемле аппликацияләр ясадылар. 

«Предшкола» берләшмәсендә 6-7 яшьлек балалар өчен Надежда Павлова җитәкчелегендә дәрес үткәрелде. Дәрестә иҗекләр һәм математиканы өйрәнделәр.

«Цифрлы иҗат мәктәбе» педагогы Ирина Ковальчук балаларны «Тылсымлы маҗара» дәресе кысаларында интерактив тарих ясау нигезләре белән таныштырды.

«Могҗизалы остаханә» берләшмәсендә исә Наталья Шишкина «Чәчәкләр белән кәрзин» темасына тозлы камырдан әвәләп ясау дәресе оештырды. 

Bolgar.FM радиоберләшмәсе педагогы Сергей Козлов укучыларны «Радионың кызыклы дөньясы» белән таныштырды, ә Светлана Слесарева җитәкчелегендә укучылар кәгазь стаканнан кәрзин ясадылар. 

Барлык ачык дәресләр дә сәламәтлекне саклау алымнарын һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләрне кулланып үткәрелде.
Атна азагында директор, директор урынбасары һәм методистлар укытучыларның осталыгын тагын да камилләштерү өчен киңәшләр бирделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев