Балалар иҗат йорты - 64 берләшмәдә шөгыльләнгән 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрле 920 баланы берләштергән күп профильле беренче категорияле өстәмә белем бирү учреждениесе. Бу коллектив эшне ничек алып бара?
Наталья Федотова,
Балалар иҗат йорты директоры.
Безнең учреждениедә укучыларга өстәмә белем алу һәм ялны файдалы үткәрү өчен кирәкле барлык шартлар тудырылган. Балалар һәм яшүсмерләр безгә теләп йөрсен өчен педагоглар көчләреннән килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Класслар заманча җиһазландырылган, кирәкле пособиеләр, укытуның техник чаралары куелган. Боларның барысы да дәресләрне бик кызыклы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, кызыксыну акрынлап рухи канәгатьлек китерә һәм буш вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек биргән яраткан шөгыльгә әверелә.
Кайчандыр компьютер алу иң зур хыялыбыз булса, хәзер бездә тулы бер компьютер классы бар. Бу безнең республика наркотикларга каршы проектлар конкурсында җиңеп чыгып, грант отуыбыз аркасында мөмкин булды. Алган акчага җиһазландырылган компьютер классында бүген укучылар бик теләп шөгыльләнә.
Материаль-техник җиһазлау - бик кирәкле нәрсә, ләкин уңышлы тәрбия һәм белем бирү эшендә бу гына җитми. Бу эштә иң мөһиме - тәҗрибәле укытучылар, үз эшенең чын осталары тудырган иҗади атмосфера. Безнең коллективта андый педагоглар җитәрлек. Мәсәлән, яшь булса да, уңышлы эшләп килүче өстәмә белем бирү педагогы Ирина Алексеевна Хомутова. Ул Балалар иҗат йортында әле өч ел гына эшли, компьютер классына җитәкчелек итә. Бу кыска гына вакыт эчендә дә ул үз тирәсенә балалар коллективы җыеп өлгерде. Бездә "Могҗизалы компьютер дөньясы" темасы буенча алып барган дәресләр һәрвакыт бик җанлы үтә. Аның укучылары Интернеттан актив файдаланалар, балалар һәм ата-аналар белән эшебездә үзебезнең сайт та ярдәм итә.
Ирина Алексеевна җитәкчелегендә балалар төрле презентацияләр, видеороликлар хәзерлиләр, алар хәтта кечкенә генә мультфильмнар да ясап карадылар. Укытучы аларны тикшерү проектларына җәлеп итә, аның дәресләрендә һәрвакыт уйлап табарга, өйрәнергә, үз фикерләреңне әйтеп бирергә, карарлар кабул итәргә, үз мөмкинлекләреңнән файдалана белергә өйрәткән атмосфера хөкем сөрә.
Боларның барысы да уңай нәтиҗә бирә: Ирина Алексеевна инде күп диплом һәм грамоталарга ия булды. Мәсәлән, аның ТР Мәгариф министрлыгының республика Мәктәптән тыш үзәге, Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты, "Балалар академиясе" Балалар иҗат үзәге грамоталары, конкурсларда актив катнашуы өчен РФ Мәдәният министрлыгы һәм Казан мәдәният һәм сәнгать университеты Дипломы, башка бүләкләре бар. Аның укучылары да уңышларга ирешә. Мәсәлән, Константин Битунов һәм Наталья Шумилина республика һәм Бөтенроссия конкурсларында җиңүче һәм призёр булдылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев