Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балачактан белеп үссеннәр

Кичә Халыкара тирә-як мохитны саклау көне билгеләп үтелде.

Бу көн турында календарьда очраклы гына язылмаган, чөнки бүген табигать саклауга һәм яклауга бик мохтаҗ. Әгәр кеше ярдәм кулын вакытында сузмаса, елгаларыбыз, урман-күлләр, шау чәчәкле болын һәм тугайларыбызга әйтеп бетергесез зур зыян киләчәк. Бу хакта тирә-як мохитны пычратучылар уйлап карыймы икән?
Мисал эзләп ерак барасы юк. Урманнардагы, елга буйларындагы чүп-чар өемнәрен күреп йөрәк әрни. Тиресне елга суына китереп аударучылар да бар. Урман читләрендә, елга-күл тирәләрендәге пластик шешә, капчык, башка ташландык әйберләрне күреп хәйран каласың. Сирәк кешеләр генә үзләре артыннан җыештыра.
Тереклек дөньясы саклауга мохтаҗ түгел дисезме? Язын боз астында һава җитмәүдән Иделдә никадәр балык үлә, утраулардагы кипкән камыш-үләнне яндыру нәтиҗәсендә байтак кош балалары ут эчендә кала, браконьерлар китергән зыянны исәпли башласаң да тәннәр чымырдап куя… Бәлки Халыкара тирә-як мохитны саклау көне кемне дә булса бу хакта уйланырга мәҗбүр итәр.
Шушы көннәрдә ел саен уздырылучы "Парклар маршы-2012" халыкара акциягә йомгак ясалды. Бу акция җәмәгатьчелекнең игътибарын тирә-як мохит проблемаларына җәлеп итү максатыннан чыгып оештырыла. Быел акциядә районның 22 мәктәбеннән укучылар катнашты. Ул "Тыюлык зонасына керүче табигатьне янгыннардан саклыйк" шигаре белән үтте.
Акциянең төп оештыручысы - "Спас" заказнигы. Шунысы куанычлы, бу чарада безнең район белән ызандаш Әлки районы мәктәпләрендә укучылар да теләп катнаша. Быел гына да, мәсәлән, 3500 баланың катнашуы билгеле. Алар агачларга сыерчык оялары куйган, елга, күл һәм башка сулык тирәләрен чүп-чардан чистарткан, агачлар утырткан, табигатьне саклау буенча башка операцияләрне үткәргән. Акция дүрт этапта - аң-белем тарату, конкурслар, хезмәт һәм бәйрәм этапларында үткән. "Лукоморье" (инша, шигырь, әкият), "Тыюлы табигать дөньясы" (рәсемнәр), "Кыргый табигать утраулары" (фоторәсемнәр) һәм янгынга каршы плакатлар конкурсларына 2500дән артык эш алынган. Бу эшләрнең барысыннан да туган ягыбыз табигатенә карата мәхәббәт бөркелеп тора. Зурларның тирә-як мохитка саксыз карашы балаларны аеруча борчый. Әгәр укучылар табигатьнең яклауга һәм саклауга мохтаҗ булуын аңласа, киләчәктә инде экология хәленең яхшырачагына өмет итәргә була.
Конкурсларда беренче урыннарны алучылар:
Рәсем - Диана Егорова (Иж-Борискино), Эльвина Гайнуллина (Бураково);
плакатлар - Елизавета Кондратьева, Альбина Столярова (Өчкүл), Анна Михеева (Болгардагы 2 нче мәктәп), Ирина Савельева, Гөлназ Насыйбуллина (Антоновка);
фоторәсемнәр - Кирилл Гусев (Болгардагы 1нче мәктәп), Наталья Кузьмина, Данил Кузьмин (Полянка), Азат Гәрәев (кадетлар мәктәбе), Юрий Кузьмин (Иж-Борискино);
әдәби эшләр - Татьяна Авдонина (Никольск), Марина Чегодаева (Антоновка), Александр Янышев (кадетлар мәктәбе), Рәмис Вәлитов (Вожи), Регина Фәритова, Екатерина Юзеева (Танкеевка), Мария Сидорова (Өчкүл), Айгөл Мингалиева, Чулпан Салихова (Көек).
Җиңүчеләргә, шулай ук призерларга "Спас" заказнигы дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Балаларның кайбер әдәби эшләрен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев