Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Айлык чараларга бай булды

Район мәктәпләрендә барган хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кызыклы вакыйгаларга бай булды. Мәсәлән, Полянка мәктәбендә үткәрелгән спорт бәйгеләрендә укучылар да, укытучылар да теләп катнашты. Укучылар өстәл теннисы, армрестлинг, пионербол, чаңгы ярышында катнаштылар. Ә укытучылар спартакиада барышында тимераяк һәм чаңгыда иң яхшы йөрүчеләрне, дротик атучыларны, отжимание ясаучыларны билгеләделәр. Технология укытучысы Александр Левушкин дартс...

Район мәктәпләрендә барган хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кызыклы вакыйгаларга бай булды.
Мәсәлән, Полянка мәктәбендә үткәрелгән спорт бәйгеләрендә укучылар да, укытучылар да теләп катнашты.
Укучылар өстәл теннисы, армрестлинг, пионербол, чаңгы ярышында катнаштылар. Ә укытучылар спартакиада барышында тимераяк һәм чаңгыда иң яхшы йөрүчеләрне, дротик атучыларны, отжимание ясаучыларны билгеләделәр. Технология укытучысы Александр Левушкин дартс буенча беренче урынга чыкты.
Ул хәзер спортның бу төрендә Кукмарада үтәчәк мәгариф бүлеге хезмәткәрләре спартакиадасында чыгыш ясарга тиеш.
Хәрби темага газеталар чыгару эшендә дә барлык класслар актив катнашты. "Сталинградская битва" фильмын укучылар аеруча кызыксынып карадылар.
Айлык ахырында авыл халкы алдында концерт куйдылар.
* * *
Никольск мәктәбендә айлык кысаларында класс сәгатьләрендә гадәттә сугыш турында китап укыйлар. Дәресләрдә сугыш вакыйгалары турында сөйлиләр, презентацияләр үткәрелә.
Чаңгы ярышлары да бик җанлы үтте. Үз яшьтәшләре арасында Татьяна Авдонина, Юлия Борисова, Сергей Столяров һәм Артем Филимонов җиңеп чыктылар.
Өлкән яшьтәге биш кешегә тимурчылар ярдәмгә килде. Укучылар ветераннарга ишек алдын һәм сукмакларны кардан чистартырга, йорт-кураны тәртипкә кертергә ярдәм иттеләр.
Айлык ахырында "Аҗаган" уены һәм сафта йөрү һәм җыр смотры үткәрелде.
* * *
Аграмак мәктәбендә рәсем ("Җиңү көне балалар күзлегеннән") һәм кулдан ясалган әйберләр ("Ветеранга бүләк") конкурсы игълан ителде.
Кечерәк класс укучылары "Күңелле стартлар"да катнашып, йөгерү, сикерү, кегля уенында көч сынаштылар. Өлкән класс укучылары өстәл теннисы ярышларында һәм чаңгы узышларында катнашты.
Тематик класс сәгатьләре барышында укучылар сугыш турында күп нәрсә белделәр.
Ә айлык ахырында спорт ярышлары, шулай ук традицион "Әйдәгез әле, малайлар!" конкурсын үткәрү күздә тотыла.
* * *
Кадет мәктәп- интернатындагы тантаналы линейкага мактаулы кунак итеп шушы мәктәпне тәмамлап, хәзер Россия Кара диңгез флотында хезмәт итүче Алексей Ковалевны чакырдылар. Ул кадетларга үзенең ничек хезмәт итүе турында сөйләде.
5-8 класс укучылары хәрби-спорт уеннарында, 9-11 класслар баскетбол буенча дусларча очрашуда катнаштылар. Иң яхшы укучылар республиканың "Патриот" спорт-патриотик һәм чакырылышка әзерлек үзәге (Казан шәһәре) оештырган Ватан сугышы ветераннары кубогы ярышларында катнашучы команда составына керде.
Кадетлар тулы Дан ордены кавалеры Павел Алексеевич Карповның тол хатыны Татьяна Андреевнаны шефлыкка алдылар. Алар аның янында кунакта булдылар.
Мәктәптә "Үлемсез батальон" акциясе дә башланып китте: укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының хатлары һәм фотоларыннан торган презентация ясарга керештеләр.
Айлык җыр һәм сафта йөрү смотры, марш-бросок һәм КВН белән тәмамланачак.
* * *
Шәһәрдәге беренче мәктәптә "Сугыш елларын искә төшереп" дигән бердәм класс сәгате үткәрелде.
Алтынчы класс укучылары Әфган сугышында катнашкан Фәрхәт Низамов, өченче класслар Николай Аваргин белән очраштылар. Дүртенче класс укучылары үз классташларының әтисе, полиция хезмәткәре Андрей Волков, ә унынчы класслар шушы мәктәптә укучының абыйсы, Диңгез флоты офицеры Геннадий Бочкарев белән очраштылар. Алар укучыларга үзләренең армия хезмәте турында сөйләделәр һәм егетләргә аңа ныклап хәзерләнергә киңәш бирделәр.
* * *
Икенче мәктәптә айлык төрле вакыйгаларга бай булды. Монда 8-10 класс укучылары арасында ату турниры үткәрелде, ветераннарга котлау открыткалары язу, рәсемнәр, хәрби листоклар конкурсы, "Күңелле стартлар", тематик класс сәгатьләре һәм башка чаралар үтте.
Мәктәп музеенда кадетлар һәм 1нче мәктәп укучылары кунакта булдылар. Экскурсоводлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган экспозицияләрне җентекләп аңлаттылар.
Әфган җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруның чираттагы еллыгы уңаеннан, мәктәпнең тантаналы линейкасына бу сугыш ветераннары Александр Битунов һәм Николай Аваргин чакырылды.
Айлык барышында 11 класста укучы кызлар хәзер армиядә хезмәт итүче якташларына хатлар яздылар. Хатлар Илмир Әхмәдуллин, Игорь Емельяновский, Константин Битунов, Руслан Гайнуллин, Андрей Салтыков һәм Александр Наумовка җибәрелгән. Туган якларыннан алынган хәбәрләр егетләрне сөендерер дип ышанасы килә.
* * *
Бураково урта мәктәбендә укытучы Лариса Захарова "Сугыш елларында химия сәнагате" дигән темага класс сәгате үткәрде.
Махсус ясалган презентациядән яңа химия технологияләренең Бөек Ватан сугышында җиңүдә нинди зур роль уйнавы билгеле булды. Укучылар моны бик кызыксынып тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев