Конкурс Яшел Үзән районында узды.
Антоновка урта мәктәбе укучылары 14 февральдә Яшел Үзән районында узган «Край родной, навек любимый, где найдешь еще такой!» XII республика фәнни-тикшерү эшләренең икенче этабында уңышлы чыгыш ясадылар.
Конкурс балаларда тикшерү күнекмәләрен ачыклау һәм үстерү, туган як тарихына кызыксыну уятуны максат итеп куя. Быел конкурс Ватанны саклаучылар елына багышланды.
Дүртенче класс укучысы Анна Леонтьева укытучысы Анастасия Шәмсетдинова җитәкчелегендә өченче урынга чыкты. Бишенче класс укучысы Самир Шәмсетдиновның укытучы Фаил Шәмсетдинов җитәкчелегендә әзерлгән эше икенче урынга лаек булды.
Яшь тикшерүчеләрне котлап, аларга киләчәк эшләрендә уңышлар телибез.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев