Балаларны мәктәпкә әзерләү - белем бирүдәге актуаль проблемаларның берсе. Ул бездә ничек хәл ителә?
Светлана НИКИТИНА,
мәгълүмат-методика үзәге методисты.
Һәркайсыбыз үз баласын мәктәпкә бар яктан да яхшы әзерләп җибәрергә тели. Кызлар һәм малайларның кайберләрен балалар бакчасында әзерләсәләр, икенчеләрен - өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, өченчеләрен гаиләдә әзерлиләр. Шуңа күрә мәктәпкә килгәндә аларның белем дәрәҗәсе төрлечә була.
Минемчә, мәктәпкәчә әзерлекнең нигезен балалар бакчасы тәшкил итәргә тиеш. Биредә махсус программа нигезендә эшләүче әзерлек төркемнәре бар. Бу программа илебезнең мәгариф өлкәсендә зур дәрәҗә казанган алдынгы фәнни-тикшеренү лабораторияләренең психологлар коллективы тырышлыгы белән төзелгән һәм кат-кат сыналган. Безнең районда 5-7 яшькәчә балаларның 83 проценты мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөри. Балалар бакчасы, мәктәпләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бер-ике сәгатькә генә килеп, мәктәпкә укырга керергә әзерләнүче балалар да бар. Мондый төркемнәр, мәсәлән, Иж-Борискино, Урта Йорткүл, Бураково мәктәпләрендә, Болгардагы "Родничок", Вожи авылындагы балалар бакчаларында эшли.
Иж-Борискино урта мәктәбе базасында, мәсәлән, биш елдан бирле "Абвгдейка" мәктәбе эшли. Мәктәпкә ел саен ким дигәндә биш бала йөри.
Быел исә беренче сыйныфка керәчәк сигез бала шөгыльләнә. Мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыру өчен биредә бөтен шартлар тудырылган: укыту-методик комплектлар, уенчыклар, келәм, урындыклар һәм киемнәр шкафы сатып алынган. Матур стендларга укыту планнары, көн тәртибе, дәресләр расписаниесе, балаларның иҗат эшләре урнаштырылган.
Балалар белән башлангыч сыйныф укытучылары Ирина Александровна Егорова һәм татар теле укытучысы Мәдинә Әхәт кызы Кузьмина шөгыльләнә. Дәресләр атнасына өч тапкыр үткәрелә. Р.К.Шәехова редакциясендә чыгарылган "Мәктәпкәчә белем бирү программасы"нда укыту-тәрбия процессының ничек корылырга тиешлеге ачык чагылдырылган. Һәр бала шуңа нигезләнеп белем ала, барысын да өйрәнә.
Программада каралган дәресләр кызыклы һәм шактый игътибарга лаек. "Сәламәт булырга телибез", "Үзебезне һәм башкаларны өйрәнәбез", "Туган телне өйрәнәбез", "Икенче телне өйрәнәбез", "Уйларга, фикер алышырга, иҗат итәргә өйрәнәбез", "Сынлы һәм дизайн сәнгатенә өйрәнәбез" кебек һәм башка дәресләрне балалар һәрчак көтеп ала.
Татар теле дәресләрендә балалар сүз байлыгын баета, сөйләм телен үстерә, укырга һәм язарга өйрәнә.
"Уйларга, фикер алышырга, иҗат итәргә өйрәнәбез" дәресләре уйлау-фикер йөртүне үстерүгә юнәлдерелгән.
Балаларга аеруча сынлы һәм дизайн сәнгате дәресләре күбрәк ошый. Соңыннан балалар үз эшләренең нәтиҗәләрен күреп бик сөенәләр. Һәркайсының эше махсус портфолиога салына. Уен сәгатьләре дә мавыктыргыч үтә.
Балалар "Абвгдейка"га теләп йөри. Алар әле тагын мәктәптә уздырылучы төрле чаралар, бәйрәмнәрдә, "Аҗаган" уенында актив катнашалар.
Иж-Борискино мәктәбенең эш тәҗрибәсенә Бөтенроссия "Галәм Укытучысы" интернет-педсоветы эшендә катнашучыларның җыентыгында да урын бирелгән.
Балаларны мәктәпкә укырга керергә әзерләү өчен мондый төркемнәр оештыру башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфына керергә җыенучы балаларның сәләтләрен барлау, ачу һәм аларга төрле яктан ярдәм итү өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Мондый әзерлек үткән балалар соңыннан мәктәп программасын да җиңелрәк үзләштерә.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев