Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар

"Созвездие-Йолдызлык-2012" эстрада сәнгатенең 12нче ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең Чистай шәһәрендә үткәрелгән зона этабында безнең районның яшь артистлары ике - беренче һәм дүрт икенче урынны алдылар. "Вокал-соло" номинациясенең урта яшь төркемендә, узган елдагы кебек үк, Дарья Чудакова җиңеп чыкты (ул район Мәдәният йортыннан чыгыш ясый). Фестивальдә башкарган бер җырның сүзләрен...

"Созвездие-Йолдызлык-2012" эстрада сәнгатенең 12нче ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең Чистай шәһәрендә үткәрелгән зона этабында безнең районның яшь артистлары ике - беренче һәм дүрт икенче урынны алдылар.
"Вокал-соло" номинациясенең урта яшь төркемендә, узган елдагы кебек үк, Дарья Чудакова җиңеп чыкты (ул район Мәдәният йортыннан чыгыш ясый). Фестивальдә башкарган бер җырның сүзләрен һәм музыкасын Даша үзе иҗат иткән. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе түгел, чөнки ул фестивальнең йомгаклау этабында "җырның сүзләре" номинациясендә җиңеп чыккан иде инде.
Яшь конферансьелар Разил Кәримуллин, Раил Игъламов һәм Ләйсән Сәгытдинова да беренче урынны алдылар. Бу конкурста катнашып, Урта Йорткүл укучылары үзләренең осталыкларын тагын бер тапкыр исбатладылар.
Вокалистлар Вероника Артюшина, Ксения Колчина (2нче мәктәп), Оксана Миронова (1нче мәктәп) икенче урынны алдылар. Алар беренче һәм икенче яшь төркемендә, ә Өчкүл мәктәбе укучысы Айгөл Хәйретдинова өлкән яшь төркемендә чыгыш ясады. Ул башкарган җырларның берсенә сүзләрне җирле шагыйрь Тәлгать Җамалетдинов, ә көен Ринат Сөләйманов язган.
Аларның барысына да лауреат дипломнары, бүләкләр һәм бу популяр фестивальнең киләсе этабында катнашырга чакырулар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль