Яңалыклар
Үзәк мәйданда митинг
7 ноябрь көнне шәһәрнең үзәк мәйданында, Ленин һәйкәле янында, Октябрь революциясенең 99 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.
Анда җирле бүлек коммунистлары, шулай ук ветераннар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, яшьләр катнашты.
Митингта КПРФның җирле бүлеге секретаре Виктор Владимиров, Мәмдүдә Бикбулатова, Нина Борюшкина, Михаил Тюленев, Владимир Дмитриев, Алевтина Дрогина һәм башкалар чыгыш ясады. Алар...
7 ноябрь көнне шәһәрнең үзәк мәйданында, Ленин һәйкәле янында, Октябрь революциясенең 99 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.
Анда җирле бүлек коммунистлары, шулай ук ветераннар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, яшьләр катнашты.
Митингта КПРФның җирле бүлеге секретаре Виктор Владимиров, Мәмдүдә Бикбулатова, Нина Борюшкина, Михаил Тюленев, Владимир Дмитриев, Алевтина Дрогина һәм башкалар чыгыш ясады. Алар Октябрь революциясенең илебез өчен генә түгел, дөнья тарихы өчен дә зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләделәр.
Халыкның Бөек Ватан сугышында җиңүендә һәм илебезне сугыш җимерекләреннән торгызу эшендә партиянең зур роль уйнавы билгеләп үтелде.
Митингта катнашучылар юлбашчы һәм революция корбаннары һәйкәленә веноклар куйдылар.
Әйтергә кирәк, күптән түгел үзара салым акчасына В. И. Ленин һәйкәленә ремонт ясалды.
Фото: http://weburg.net/afisha/events/22332
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев