Зәңгәр киңлекләрне сагына...
Бу пәнҗешәмбедә Россиядә Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә.
Шәһәребездә яшәүче Алексей Костин да “канатлы пехота” дип йөртелә торган гаскәрләрдә хезмәт иткән. Бу еллар аның тормышында нинди эз калдырган?
Ольга СТРЕЛОВА
Кечкенә вакытта кайсы гына малайның десантчылар кебек көчле, кыю һәм җитез буласы килми икән? Алексей да десант гаскәрләрендә хезмәт итү турында хыялланган. Әлбәттә инде, элиталы гаскәрләргә физик яктан нык, таза егетләрне генә сайлап алулары турында белгән. Самбо белән ныклап торып шөгыльләнгән Алексейның десант гаскәрләренә эләгүе бер дә гаҗәп түгел.
– Армиягә 1996 елда алдылар, – дип искә ала ул. – Мине Ульяновскидагы 104нче гвардияче һава десанты дивизиясенә җибәрделәр. Хәзер ул 2нче дәрәҗәдәге Кутузов орденлы 31нче аерым һава десанты-штурм бригадасы итеп үзгәртелде...
Бригадада беренче көннәрдән үк хәрби әзерлеккә зур игътибар бирелгән. Шулай булмый мөмкин дә түгел, армиягә алынган егетләрнең барысы да иң әүвәл яшь сугышчы курсын үтеп, кирәкле тәҗрибәне беркадәр туплый. Десант гаскәрләрендә “Десантчы кирәк булган кадәр йөгерә, аннан соң да тагын шуның кадәр йөгерергә кирәк”, дигән әйтем бар.
– Армиягә кадәр дә самбо белән шөгыльләнгән идем, әмма монда физик әзерлеккә игътибар күбрәк бирелә, кич белән аякларны көзән җыерган чаклар булгалады, – ди Алексей.
Десантчыларның һәр иртәсе, һава шартларының нинди булуына карамастан, кросс белән башлана. Болай алганда, барлык солдатларның да көн тәртибе бер үк: иртәнге зарядка, тышкы кыяфәтне тикшерү, иртәнге аш, сафларга тезелеп басканнан соң подразделениеләр өйрәнүләргә кузгала. Әлбәттә инде, парашюттан беренче тапкыр сикерү мизгелләре һәр десантчының хәтеренә мәңге онытылмаслык булып кереп кала.
– Беренче тапкыр сикергәндә һәр десантчы күзләрен йома. Дөрес, кайберәүләр сикерүнең берние дә юк, диләр, әмма чынлыкта куркыта. Тирә-якта тынлык, һава агымы сине эләктереп ала да әйләндерә башлый, шунда үзең ишетерлек итеп саный башлыйсың: “501, 502, 503, боҗра, 504, 505, купол...”, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Алексей.
Десант гаскәрләрендәге хезмәтен ул рота старшинасы дәрәҗәсендә тәмамлый. Туган шәһәренә кайтып, икмәк заводына эшкә урнаша. Әмма биредә егет канәгатьләнү хисе тоймый. Шуннан соң Алексей җирле хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә, контракт төзи һәм үзе хезмәт иткән частька яңадан китеп бара. 1999 елда полк составында Төньяк Кавказга, төгәлрәге, чечен сугышына җибәрәләр. Җиде ай буе террорчыларга каршы алып барылган махсус операцияләрдә катнаша ул. Ул хезмәт иткән частьтагы хәрбиләрне вертолетлар белән тау түбәсенә төшерәләр, егетләр шушы биеклекне сакларга һәм террорчыларны юк итәргә тиеш булган. Хәрби бурычны үтәүдә катнашканы өчен Алексей Суворов медале һәм Төньяк Кавказдагы хәрби бәрелешләр ветераны медале белән бүләкләнгән.
Запаска чыккач, егет янәдән туган шәһәренә кайта. Мәскәүдәге икътисад һәм статистика университетының читтән торып уку бүлегенә керә, “Спасский” заказнигына эшкә урнаша. Хәзер ул биредә өлкән белгечләрнең берсе. Эшен ярата, гаиләсе бар, улы үсеп килә. Буш вакытларында ауга йөри, кармак белән балык тота.
...Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең барысы да 2нче августны түземсезлек белән көтеп алалар. Күптәнге гадәт буенча, зәңгәр берет киеп йөргән егетләр бергә җыелып, армиядә хезмәт иткән елларны искә алалар. Форсаттан файдаланып, Алексей барлык десантчыларга сәламәтлек, бәхетле тормыш, һаман да шулай нык һәм көчле булып калуларын тели. Әйе, бу төр гаскәрләрдә хезмәт итү кешене төрле яктан чыныктыра, характер көчен арттыра. Десантчы егетләр тормышта да беркайчан югалып калмыйлар, үз алларына куйган максатларына ирешәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев