Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Үзара ышаныч нигезендә

Һөнәр сайлау – күпләр өчен җиңел түгел. Ә менә Гөлшат Гыйматдинова балачактан укытучы булырга хыялланган.

Елена Черкасова,
2нче урта мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Ул укытучылар династиясеннән, әбисе, әнисе, апасы – барысы да  укытучылар. Кечкенәдән мәктәп хәлләрен ишетеп үскән, курчакларын укучылар итеп үзенең беренче укытучысы Татьяна Ивановна Жукова ролендә  уйнаган. Вакыт узу белән аның кумирына әйләнгән киң белемле, максатчан, эмоциональ, бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган апасы һәм яраткан укытучысы кебек буласы килгән. Ул педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлый. Мәктәпләрдә татар теле укытучылары җитмәү сәбәпле, Гөлшат Нәкыйф кызына татар теле укытучысы булырга туры килә. Менә инде алты ел ул Болгар шәһәренең 2нче урта мәктәбендә белем бирә.

Укытучы класстагы һәр укучыны да бертигез яратырга, аларга карата игътибарлы булырга, авыр вакытларда аңлап, ярдәм итәргә тиеш. Моны йөрәк кушуы буенча, чын күңелдән эшләргә кирәк. Укучыларның һәрберсе үзенә бер төрле характеры, үзләренә генә хас булган гадәтләре белән аерылып торалар. Аларны аңлый белергә кирәк, син аларны өйрәтәсең, алар сине өйрәтә. Укучыларны намуслы һәм чын кешеләр итеп тәрбияләү өчен Гөлшат Нәкыйф кызы көчен һәм тырышлыгын беркайчан кызганмый. Тугызынчыларның класс җитәкчесе буларак, ул укучылар һәм  аларның әти-әниләре белән дә җылы мөнәсәбәт урнаштырган. Һәм бу, үз нәтиҗәләрен дә бирә.  Аның укучылары смотр-конкурсларда, олимпиадаларда актив катнашып җиңүче һәм призёрлар булып киләләр. Ә үзе ул  һәрвакыт заманча технологияләр кулланып эшли һәм “2018-ел укытучысы” зона конкурсы җиңүчесе булды.

Укытучы һөнәре – ул вазыйфа гына түгел, ә кешегә табигатьтән бирелгән сәләт, дип уйлый Гөлшат Нәкыйф кызы, һәм үз һөнәренә тугры булып калырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев