Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Законнарны үтәргә кирәк

Коррупциягә каршы эшкә юнәлеш бирү комиссиясенең чираттагы утырышында гамәлдәге законнарны үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Киңәйтелгән утырышның эшендә авыл җирлеге башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, чакырылган кешеләр катнашты.
Норматив-хокукый актларга һәм проектларга коррупциягә каршы экспертиза ясауның нигезләре һәм аны оештыру мәсьәләсе турында район башкарма комитеты юристы Марина Гайфетдинова чыгыш ясады. Ул авыл җирлеге башлыклары, структура подразделениесе җитәкчеләренең игътибарын норматив-хокукый актларны әзерләгәндә аларның проектларын прокуратура, АИС-“Кодекс” һәм башкарма комитетка коррупциягә каршы экспертиза ясау өчен  тапшырырга кирәклеген билгеләп үтте.
Районда җир законнарының үтәлеше турында җир һәм милек хокуклары палатасы рәисе Равил Галәветдинов хәбәр итте. Район башкарма комитетының баш белгече Ольга Земскова җирле үзидарә органнарында эчке финанс контроле буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Утырышка комиссиянең рәисе, район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев