Йөз кат күлмәк кигән кәбестә бүген зурлап бәйрәм итә
Сәламәт буласыгыз килсә – кәбестә ашагыз!
Ел саен 17 февральдә күп илләрдә Кәбестә көне билгеләп үтелә. Әлеге яшелчәнең без белеп бетермәгән файдалы үзлекләре дә шактый.
Кәбестәне Борынгы Мисырда эшкәртә башлаганнар, дигән фаразлар бар. Ул вакытларда яшелчәне табынга затлырак кунакларга десерт буларак тәкъдим иткәннәр.
Хәзер кәбестәне түбән калорияле иң файдалы яшелчә буларак кулланалар. Аннан төрле салатлар ясыйлар, ашлар әзерлиләр. Аны тозлыйлар, әчетәләр, пешерәләр һәм башка ысуллар белән эшкәртәләр.
Кәбестә бик күп төрле витаминнарга бай. Анда С, А, В, Е, К һәм U витаминнары, кальций, калий һәм магний, фитонцидлар, ферментлар, минераль матдәләр күп. Составында булган сульфорафан бактерияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә. Бета-каротин, зеаксантин һәм лютеин, каротиноидлар һәм башка бик күп төрле файдалы элементларга бай кәбестәнең йөзгә якын төре билгеле.
Кыскасы, кәбестә ашагыз – файдасы күп, белегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев